Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аерылышу – җиңел эш түгел

Аерылышу - кеше тормышындагы күңелсез вакыйга. Безнең илдә законлы никахны ЗАГС яки суд аша өзәргә мөмкин, диелгән Татарстан Республикасының Кукмара районы буенча 1нче суд участогының җәмәгать судьясы Фидания Фәттахова язмасында. ЗАГС аша аерылышу түбәндәге очракларда башкарыла: балигълык яшенә җитмәгән уртак балалары булмаган очракта ир белән хатынның икесенең дә ризалыгы белән;...

Аерылышу - кеше тормышындагы күңелсез вакыйга. Безнең илдә законлы никахны ЗАГС яки суд аша өзәргә мөмкин, диелгән Татарстан Республикасының Кукмара районы буенча 1нче суд участогының җәмәгать судьясы Фидания Фәттахова язмасында.

ЗАГС аша аерылышу түбәндәге очракларда башкарыла: балигълык яшенә җитмәгән уртак балалары булмаган очракта ир белән хатынның икесенең дә ризалыгы белән; ир белән хатынның берсенең гаризасы нигезендә, әгәр берсе суд тарафыннан эшкә сәләтсез дип табылса яисә хәбәрсез югалса яки 3 елдан артыкка хөкем ителсә (балигъ булмаган уртак балалары булса да). Ир белән хатынның балигълык яшенә җитмәгән уртак балалары булганда аерылышу суд аша хәл ителә. Парларның берсе суд тарафыннан эшкә сәләтсез дип табылганда, хәбәрсез югалганда, ирегеннән мәхрүм ителгәндә; шулай ук ир белән хатынның берсе ЗАГСта аерылышудан баш тартканда (каршы килмәгән очракта да), берсе аерылышуга ризалык бирмәгәндә генә искәрмә ясала. Шулай ук балалар, милекне бүлү, эшкә сәләтсез ир яки хатынга яшәү өчен акча түләү турында бәхәсләр булганда да аерылышу суд аша башкарыла. Аерылышу турындагы гариза бер айдан соң гына судта карала. Парларга дуслашу өчен өч ай вакыт бирелергә мөмкин.

фото: http://www.liveinternet.ru/users/elladiya/page1.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk