Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

30 яшьлек Кукмара кешесе хатынына үтерү белән янаган

10-16 гыйнвар көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда 88 гариза һәм хәбәр теркәлде, шуларның өчесе җинаятьләр турында иде, дип яза kukmor-ovd.ru сайты. 14 гыйнварда 30 яшьлек Кукмара кешесе өендә хатынына үтерү белән яный, балигълык яшенә җитмәгән кызын кыйный. 2015 елның 29 декабрендә, көндезге сәгать дүртләр тирәсендә, Кукмарада яшәүче 61...

10-16 гыйнвар көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда 88 гариза һәм хәбәр теркәлде, шуларның өчесе җинаятьләр турында иде, дип яза kukmor-ovd.ru сайты.

14 гыйнварда 30 яшьлек Кукмара кешесе өендә хатынына үтерү белән яный, балигълык яшенә җитмәгән кызын кыйный.

2015 елның 29 декабрендә, көндезге сәгать дүртләр тирәсендә, Кукмарада яшәүче 61 яшьлек ир-ат Н.ның кесәсеннән кәрәзле телефон урлый.

Агымдагы елның 14 гыйнварында, төнге сәгать унберләр тирәсендә, билгесез затлар поселокның Нур Баян урамындагы 35нче йортның подъездында гражданин М.ны кыйныйлар, акчасын урлыйлар. Оператив тикшерү эшләре алып бару нәтиҗәсендә әлеге затларның кем булулары ачыклана.

10-16 гыйнварга кадәрге вакыт эчендә район территориясендә 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бер кеше зыян күргән. Төрле административ хокук бозулар өчен 130 кеше административ җавалылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk