Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

28 ноябрь - сатып алулардан баш тарту көне

Бу көнне үткәрү турындагы идея 1992 елда Америкада туган. Россиядә исә бу көн быел икенче тапкырын үткәрелә. Ноябрь аеның һәр дүртенче җомгасында, дөньяның күпчелек илләрендә яшәүчеләр барлык сатып алулардан да баш тарталар. Америкалыларның Рәхмәт әйтү көне билгеләп үтелгәннән соң бөтен дөньяда традицион раштуа күпләп сату (арзан бәягә) чоры башлана. Бу...

Бу көнне үткәрү турындагы идея 1992 елда Америкада туган. Россиядә исә бу көн быел икенче тапкырын үткәрелә. Ноябрь аеның һәр дүртенче җомгасында, дөньяның күпчелек илләрендә яшәүчеләр барлык сатып алулардан да баш тарталар.

Америкалыларның Рәхмәт әйтү көне билгеләп үтелгәннән соң бөтен дөньяда традицион раштуа күпләп сату (арзан бәягә) чоры башлана. Бу көнне кибетләр еллык керемнәренең 20-50%ын алуга ирешәләр. Ә менә эре сәүдә үзәкләрендә барлыкка килгән этеш-төртеш вакытында кешеләрнең һәлак булуы борчу тудыра. Шуңа да ноябрьнең дүртенче җомгасын юкка гына "кара җомга" дип тә атамыйлар. Нәкъ менә бу көнне җәмәгать активистлары халыкны нәрсә дә булса сатып алганда аек акыл белән эш итәргә чакыралар.

Ә сез мондый көннең безнең илдә дә үткәрелүен теләр идегезме? Арзанлы яки күңелегезгә охшаган әйбер күрсәгез дә, кибет яныннан үтеп китәр китәр идегезме. Бүген булмаса, башка көнне үзегезне сынап карагыз әле.

фото: http://newsnn.ru/news/2014/11/28/vsemirnyy_den_otkaza_ot_pokupok_prazdnuyut_28_noyabrya/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk