Кукмарада “Татарстан чаңгы юлы – 2014” чаңгы ярышлары узачак
2 февральдә, Кукмара 4нче мәктәбенең чаңгы трассасында "Татарстан чаңгы юлы - 2014" массакүләм чаңгы ярышлары узачак. Программа буенча 2002 елгылар һәм аннан яшьрәк кызлар, малайлар - бер, VIP чабышчылар, 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк ветераннар, 40-49 яшьлек хатын-кызлар, 2000-2001 елгы малайлар һәм кызлар - ике, 1998-99 елгы кызлар-малайлар, 1996-97 елгы...
2 февральдә, Кукмара 4нче мәктәбенең чаңгы трассасында "Татарстан чаңгы юлы - 2014" массакүләм чаңгы ярышлары узачак.
Программа буенча 2002 елгылар һәм аннан яшьрәк кызлар, малайлар - бер, VIP чабышчылар, 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк ветераннар, 40-49 яшьлек хатын-кызлар, 2000-2001 елгы малайлар һәм кызлар - ике, 1998-99 елгы кызлар-малайлар, 1996-97 елгы кызлар, 40-49 яшьлек ир-егетләр - өч, 1996-97 елгы, 18-39 яшьлек ир-егетләр биш чакрымга чаңгыда узышачак.
Чаңгы ярышы 10.00 сәгатьтә башлана.
фото: http://gov.cap.ru/SiteMap.aspx?gov_id=102&id=958213
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев