Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

14 мартта район Советының чираттагы сессиясе була

Район Советы Президиумы район Советының утыз дүртенче сессиясен 14 мартта 9 сәгатьтә чакыру турында карар кабул итте. Сессия район Советының утырышлар залында үтәчәк һәм, 2013 елгы район бюджетының үтәлеше турында хисап тыңланып, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралачак: район Советының "Кукмара муниципаль районының 2014 елга һәм планлы 2015 һәм 2016 елларга...

Район Советы Президиумы район Советының утыз дүртенче сессиясен 14 мартта 9 сәгатьтә чакыру турында карар кабул итте.

Сессия район Советының утырышлар залында үтәчәк һәм, 2013 елгы район бюджетының үтәлеше турында хисап тыңланып, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралачак: район Советының "Кукмара муниципаль районының 2014 елга һәм планлы 2015 һәм 2016 елларга бюджеты турында"гы 12.12.2013 елгы 59 санлы карарына, район Уставына, Контроль-хисап палатасының 28.11.2011елгы 83 санлы район Советы карары белән расланган Кагыйдәнамәсенә, Финанс-бюджет палатасының 22.12.20... елгы район Советы карары белән расланган Кагыйдәнамәсенә, район Советының "Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты оештыру турында"гы 22.12.2005елгы 26 санлы карары белән расланган район Башкарма комитеты турындагы Кагыйдәнамәгә, район Советының 10.12.2005 елгы 17 санлы карары белән расланган район Советы Регламентына үзгәрешләр кертү проектлары турында.

Шулай ук муниципаль вазыйфаи затлар һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан хезмәт урыны һәм вазыйфаларны башкару белән бәйле рәвештә алган бүләкләре турында хәбәр итү, аларны тапшыру, бәяләү, сату ( сатып алу) һәм сатудан кергән акчаны исәпкә алу тәртибе, район Советының "Муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль булмаган вазыйфаи урыннарны биләүчеләрнең һәм Кукмара муниципаль районының җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең техник тәэмин ителешен башкаручыларның хезмәтенә түләү системасын камилләштерү турында"гы 11.10.2013 елгы 47 санлы карарына, район Советының 27.12.2011елгы 94 санлы карары белән расланган коррупциягә каршы программасына үзгәрешләр кертү проекты турында, район Советының муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар кайтаруга муниципаль заказлар урнаштыру, эшләр башкару, хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча карарының үз көчен югалтуын тану, район Советының 2014 елга эш планы һәм даими комиссияләре составлары турында һәм төрле мәсьәләрне карау күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk