Татарстанда коронавирус йоктыруның 60 яңа очрагы ачыкланган
Көн темасы

Татарстанда коронавирус йоктыруның 60 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 12 кеше хастаханәгә озатылган, калган 48 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда узган тәүлектә яңа төрдәге Сovid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 60 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 12 кеше хастаханәгә озатылган, калган 48 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә юлы белән инфекция йоктыручылар.
Чир йоктыручыларның күбесе Казанда – 21 кеше. Яр Чаллы шәһәрендә – 12, Түбән Кама районында – 11, Әтнә һәм Яшел Үзән районнарында – дүртәр, Әлкидә – 3, Биектауда – 2, Арча, Минзәлә, Сабада – берәр кеше.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 3026 очрагы расланган.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев