Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмаралыларны шәһәр көнендә нинди бәйрәм чаралары көтә - ПРОГРАММА

    Бәйрәм 29 августта уза

    Кукмарада “Шәһәр көне” программасы:

    29 август

    Төбәкне өйрәнү музее

    8.00-20.00 сәгатьләр – “Минем тарихым – республика тарихы” дигән күргәзмә экспозиция.

    “Ленин бакчасы” скверы

    9.30-10.30 сәгатьләр – әдәби марафон;

    9.30-12.00 сәгатьләр – “Музыкаль иҗади сквер” – инструменталь музыка концерты;

    15.30-19.00 сәгатьләр - ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган “Гасырларга дулкынланып карыйм” дигән китап күргәзмәсе.

    Атлас Булатов исемендәге парк

    10.00-19.00 сәгатьләр – балалар уен мәйданчыгында төрле чаралар.

    Комсомол мәйданы

    15.30-19.00 сәгатьләр - җирле җитештерүчеләр, осталарның эшләнмәләреннән, шул исәптән сувенир продукцияләреннән күргәзмә-сату;

    15.30-22.00 сәгатьләр - туклану өчен урам зоналары, сәүдә нокталары;

    Реклама

    16.00-19.00 сәгатьләр – балалар өчен мастер-класслар;

    15.30-16.30 сәгатьләр – “Туган шәһәрем, бар йөрәгем белән синең янда” балалар концерт программасы;

    16.30-18.35 сәгатьләр – “Мәдәният мозайкасы” милли иҗади коллективларның этник фестивале;

    18.30-18.45 сәгатьләр – территорияне иң яхшы төзекләндерү буенча район конкурсына нәтиҗә ясау”

    18.45-19.00 сәгатьләр – “Бергә тату гаилә” дигән флешмоб;

    19.15-22.00 сәгатьләр – “Татарча солянка” (алып баручы Рамил Шәрәфиев, җырчылар Айгөл Рәхимова, Миндияр Шәйдарданов, Алсу Әбелханова, Раяз Фасихов, Динә-Рафаэль Латыйповлар, илназ Баһ, Илназ Гарипов һәм башкалар) “Барс-Медиа” иҗат төркеме концерты;

    22.00 сәгать – бәйрәм салюты;

    22.00-23.00 сәгатьләр – бәйрәм дискотекасы.

     

     

    фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Трудовая слава"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: