Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада «Хәтер шәме» акциясе онлайн-форматта узачак

    Фотоларны социаль челтәрләрдә үз профилеңдә урнаштырырга мөмкин булачак.

    Эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, «Хәтер шәме» акциясе Кукмарада онлайн-режимда узачак.

    22 июнь төнендә район халкына Бөек Ватан сугышында Ватанны саклаган солдатлар  истәлегенә шәм белән балконга чыгарга яки үз йортыңның тәрәзәләрендә кәрәзле телефон фонарьларын кабызырга тәкъдим ителә.

    Янган «Хәтер шәме» фотосурәтләрен социаль челтәрләрдә #Свечапамяти75 һәм #Мыпомним хештеглары белән урнаштырырга мөмкин булачак.

    Онлайн форматта акциядә Россия Федерациясенең Хәтер көне сайтында катнашырга мөмкин.


    фото: Фәнил Мәрсетдинов

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: