Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кукмара районы «Кире кайтам!» акциясенә кушылды

Акциядә катнашучылар солдатларга ярдәм йөзеннән банка белән кайнатмалар алып килделәр, җылы теләкләр белән хат яздылар һәм открыткалар ясадылар.

Кукмараның барлык мәгариф учреждениеләре һәм, гомумән, битараф булмаган район халкы Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Кире кайтам!»  акциясенә кушылып, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм җыйды.

Манзарас урта мәктәбе укучылары һәм коллективы да әлеге акциядән читтә калмады. Алар солдатларга ярдәм йөзеннән банка белән кайнатмалар алып килделәр, җылы теләкләр белән хат яздылар һәм открыткалар ясадылар.

«Мәктәптә шундый акция уздырылачагы турында ишеткәч, без анда кушылырга уйладык һәм кайнатмалар алып килдек. Хәрби егетләргә күңеллерәк һәм тәмле булсын өчен банкаларны матур итеп бизәдек. Хатымда исә солдатларга исән-сау әйләнеп кайтуларын теләдем», - дип сөйләде 3 сыйныф укучысы Ралина Мөхәммәтдинова.

Мәктәп директоры Альбина Мөхәммәтованың сүзләренә караганда, махсус хәрби операция башланганнан бирле мәктәптә солдатлар өчен даими рәвештә гуманитар ярдәм җыю оештырыла.

«Бу - безнең бурыч, чөнки мәктәбебез Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов исемен йөртә. Әгәр дә ул исән булса, моның белән горурланыр һәм безнең сафта беренче булыр иде. Иң мөһиме - солдатлар исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын», - диде ул.

Мәктәп коллективы җыелган гуманитар ярдәмне «Сугышчан кардәшлек» оешмасының район бүлекчәсенә тапшыра, алар аны машина белән якташларыбызга илтәчәк.

Район халкы кайнатма салынган банкаларны Ворошилов урамында урнашкан «Кукмара! Үзенекеләрне ташламый!» гуманитар ярдәм җыю пунктына да китерә.

«Безнең мәктәп укучылары солдатларыбызга йөкләнгән җаваплылыкны аңлый. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хәрбиләрнең рухын ныгыту, шулай ук алар безнең кайгыртучанлык һәм күңел җылыбызны тойсыннар өчен кайнатма белән банкалар әзерләдек», - дип сөйләде күппрофильле лицейның 10 сыйныф укучысы Даниил Иванов.

Кукмараның «Гөрләвек» балалар бакчасы да әлеге акциягә кушылган. Бакчаның мөдире Зөлфия Гайнетдинова һәм тәрбияче Әлфия Сафина кайнатмалы банка – һәр солдатка туган як җылысы салынган күчтәнәч ул, дип сөйләделәр һәм җиңүләрен теләделәр.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев