Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Узган 2020 елда Татарстанның Дәүләт торак фонды табибларга 84 яңа фатир тапшырды

Йортларның барысы да «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән.

Узган 2020 елда Татарстанның Дәүләт торак фонды, медицина хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту буенча грант программасы нигезендә, табибларга 84 фатир тапшырды. Шул исәптән, 51 фатир — Чаллы табибларына, ә Казан һәм Әлмәттә тугызышар фатир бирелде. Әлеге йортларның барысы да «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән, дип яза «Татар-информ».

2014 елдан Татарстан Хөкүмәте табибларның торак шартларын яхшырту өчен грантларны бүлеп бирә. Программаның максаты булып республика шәһәр һәм районнарына югары квалификацияле медицина белгечләрен кайтару һәм халыкка медицина ярдәмен үтемле итү тора.

Программа гамәлгә ашырылган алты ел вакыт эчендә 732 табиб дәүләттән грантлар алды. 2020 елның июлендә грант күләме 500 мең сумнан 800 мең сумга кадәр күтәрелде.

 

фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk