Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Илкүләм проект кысаларында

Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты буенча уңайлы 11 мәдәни объект барлыкка киләчәк

Алар барысы да сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.

Татарстанда «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты ярдәмендә Татарстанда 11 мәдәният объекты төзелә һәм модернизацияләнә. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Алар барысы да сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.

«Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында инвалидларның мәдәни тормышта, социомәдәни тернәкләнүдә, мәдәният өлкәсендә белем алуга хокукларын тормышка ашыру өчен шартлар тудырылган. Төбәкләрнең «Үтемле мохит» рейтингы мәгълүматлары буенча, Татарстан Республика инвалидлар өчен мәдәният оешмаларын үтемле итү буенча төбәкләр арасында 2 урынны алып тора», – дип хәбәр итте Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.

Илкүләм проектлар буенча Казанда һәм Мамадышта төбәк һәм муниципаль китапханәләр модернизацияләнәчәк, Арча, Бөгелмә һәм Кукмара районнарында уку, укыту һәм чаралар уздыру өчен күпфункцияле зоналары булган заманча китапханәләр булдырачаклар. Шулай ук халык саны 500 меңгә кадәр булган торак пунктларда мәдәни-күңел ачу оешмаларын, төбәк һәм муниципаль балалар сәнгать мәктәпләрен модернизацияләү планлаштырыла. Моннан тыш, төбәк һәм муниципаль милектә булган музей һәм театрлар да модернизацияләнә.

Мәдәният объектлары инвалидларга һәм азмобильле кешеләргә уңайлы булсын өчен махсус техник чаралар һәм җиһазлар, шул исәптән пандуслар, лифтлар, тактиль модельләр һәм тифлокомментарийлар белән тәэмин ителәчәк.

2025 елда Татарстан Республикасы торак пунктларында мәдәни объектларны капиталь төзекләндерү республика программасына Татарстанның Азнакай һәм Ютазы районнарында ике өстәмә белем бирү оешмасы, Әлки, Апас, Арча, Буа, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Саба, Тәтеш, Теләче, Чирмешән районнарында 19 авыл мәдәният йорты керде.

Фото: Михаил Захаров/ «Татар-информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев