Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Сәламәтлек саклау министрлыгы диагностика җиһазлары яңартылган сырхауханәләрне атады

Алар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча кайтарылган.

Татарстанның кайбер район хастаханәләре сырхауханәләрендә диагностика җиһазлары яңартылды. Алар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча кайтарылган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы кайсы учреждениеләрдә җиһазлар яңартылуы һәм шундый эшләр планлаштырылуы турында мәгълүмат бирде, дип яха «Татар-информ» МА.

Тиздән Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенең 1нче сырхауханәсендә яңа флюорографик цифрлы аппарат пәйда булачак. Бүгенге көндә анда инженерлар эшли – иске комплексны сүтеп, яңасын урнаштыра.

Яшел Үзәннең Мирный микрорайонындагы 3нче сырхауханәдә дә яңа флюорографны монтажлау бара. Бирегә әлеге җиһаз җитештерелгән Тула заводыннан белгеч килгән. Моннан тыш, бу сырхауханәдә яңа рентген аппараты куелган. Инженерлар яңа комплексны урнаштырып, медицина персоналына инструктаж үткәргәч, рентген кабинеты тест режимында эшли башлаган.

Әлеге җиһазларның барысы да Россиядә җитештерелгән, дип искәртәләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Менделеевск Үзәк район хастаханәсе сырхауханәсенең рентген бүлегенә программа буенча беренче тапкыр маммограф кайтарылган. Аны урнаштыру алдыннан бүлмәгә ремонт ясалган. Хастаханәнең баш табибы Оксана Бахматова әйткәнчә, цифрлы маммография ысулы сөт бизләренә тиз генә, куркынычсыз рәвештә һәм югары төгәллек белән диагностика үткәрергә мөмкинлек бирә. «Мондый тикшерүләр сөт бизендә яман шеш һәм башка авыруларны башлангыч этапта, әле сизелерлек симптомнар барлыкка килгәнче ачыкларга булыша», – диде ул.

Әлки районында Базарлы Матак Үзәк район хастаханәсенең сырхауханәсе «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча «Ренекс» күчмә рентген аппараты һәм УЗИ аппараты белән тәэмин ителгән. Соңгысы дүрт датчиклы ультратавышлы заманча прибордан гыйбарәт. Ул эчке органнарның торышын карау һәм йөрәк-кан тамырлары системасы, оча төбе органнары, корсак куышлыгы, бөерләрдәге авыруларны ачыклау өчен кирәк. Шулай ук хатын-кызларның җенси органнарын тикшереп була. Кардиологик датчик ярдәмендә яңа УЗИ аппараты йөрәк тикшерүен сыйфатлы итеп башкара. Моннан тыш, яңа аппаратта бавырның катылыгын үлчи ала торган программа да бар.

Күчмә цифрлы рентген аппараты исә диагностика өчен югары сыйфатлы сурәтләр төшереп бирә. Табиб тикшерүләрне кабинетта гына түгел, кирәк булса, күчмә җиһазны палатага да китерә ала. Бу – авыр хәлдәге һәм чыгып йөрми торган пациентларга медицина тикшерүе үткәрүне җиңеләйтә.

Мәгълүм булганча, Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасының максаты – авыл җирлегендә, эшчеләр бистәләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм кече (50 меңгә кадәр кеше яшәгән) шәһәрләрдә күрсәтелә торган беренчел медицина-санитария ярдәме һәм медицина ярдәменең үтемлелеген һәм сыйфатын тәэмин итү.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев