Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Илкүләм проект буенча республиканың 14 белем бирү учреждениесе яңа җиһазлар алачак

Аларга матди базаны ныгыту өчен барлыгы 106 миллион 385 мең сум акча бүленә.

«Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, быел Татарстан республикасында 14 белем бирү учреждениесе яңа музыка уен кораллары белән тәэмин ителәчәк. Алар өчен барлыгы 106 миллион 385 мең сум акча бүленә.

14 белем бирү учреждениесе матди базаны ныгыту өчен дәүләттән ярдәм алачак. Исемлектә 11 балалар сәнгать мәктәбе, Казанның музыка, Чаллы һәм Әлмәтнең сәнгать көллиятләре бар.

Аларга музыка уен кораллары белән беррәттән, уку-укыту материаллары, тавыш җиһазлары, компьютерлар, оештыру техникасы, җиһазлар һәм фотоаппаратлар да кайтарылачак.

2019 елда республикада илкүләм проект буенча 63 өстәмә белем бирү оешмасына үз илебездә ясалган 63 пианино алынган. Моңа барлыгы 21 миллион 987 мең сум акча тотылган булган.

фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk