Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тырыш авылыннан Рузилә Төхбәтуллинадан күркә кайнатмасы рецепты

Тәмле булсын!

Мин буш вакытларымда нарат күркәсе җыеп, аннан кайнатма әзерлим. Моның белән инде ун ел шөгыльләнәм. Күркәне майның унбишеннән июнь башларына кадәр җыярга мөмкин. Аның кайнатмасы бик файдалы. Миннән рецептын да, күркәнең үзен сораучылар да күп.

Кайнатманы хәтта Мәскәүгә хәтле алып киттеләр. Тәмле кайнатма рецептын газета укучыларга да тәкъдим итәсем килә.

Кирәкле кушылмалар: 1 килограмм күркә, 2 литр су, 3 килограмм шикәр комы.

Җыелган күркәне яхшылап юып, әчесе чыксын өчен, 12 сәгать суда тотасы. Кәстрүлдәге суга шикәр комы салып, иң элек сироп әзерлисе.

Кайнап чыккач, күркә саласы да, капкачын ачып, салмак утта 3-4 сәгать кайнатасы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X