Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Орлыклар тиз чыксын дисәгез

    Кишер, петрушка, укроп, сельдерей орлыклары начар чыга

    Алар тиз шытып чыксын дисәгез, орлыкларны аракыга салып тотыгыз.

    Моның өчен марля капчыкка салынган орлыкларны 15 минутка аракыга салыгыз. Артык озак тотарга ярамый.

    Аннан соң капчыктагы орлыкларны агып торган су белән яхшылап чайкатыгыз һәм киптерегез.

    Реклама

    Орлыкларны, гадәттәгечә, түтәлләргә утырталар. Алар 1-2 көндә шытып та чыга.

    kiziltan.ru

    фото: pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: