Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кукмаралы Кадрия Ишмурзинадан чумарлы борчак ашы рецепты

Ашларыгыз тәмле булсын!

“Киңәш бите” сәхифәсен яратып укып, анда бирелгән рецептлар белән һәрдаим танышып барам. Менә күптән түгел танылган блогер Кадрия Ишмурзина турында язма чыккан иде. Ул чумарлы борчак ашын ничек пешерә икән? Үзенең аш-су серләре белән бүлешсен иде.

Вера ГРИГОРЬЕВА, Кукмара

Чумарлы борчак ашы

Әчергә куйган камырның, бигрәк тә ипи камырының бер өлешен калдырып, 3 көн өй температурасында, аннан 3-4 көн суыткычта тотам. Ул арада камыр бераз сыекланып китә. Аннан он өстәп камыр басам. Җәймә җәеп, тар гына тасмалар ясыйм да 1х1 см итеп шакмаклап кисәм. 

Ипи камыры булмаганда, әчетми-кабартмый баскан камыр да ярый. Шулай ук 100 грамм маргарин, 200 миллилитр җылы су, 100 миллилитр җылы сөт, 1 аш кашыгы шикәр комы, 20 грамм чи чүпрә, тәменчә тоз, он кушып баскан камырдан да әчетеп чумар ясарга була. 

Ит салып шулпа кайнаткач, икенче кәстрүлгә сөзәм. Монысында әзрәк шулпа калдырып, тоз салам да шунда итне кайнатып алам. Сөзелгән шулпага борчак, 20 минуттан чумар салам. Борчагы яртылаш пешкәч, бәрәңге, суган, кишер һәм тоз өстим. Борчак озак пешмәсен өчен, тозны бәрәңге белән генә салам. Борчак изелеп торсынга, шулпага пычак очында сода кушарга мөмкин. Ә алдан киптерелгән чумар кулланганда, чумарны борчакка кадәр салып, яртылаш пешерәм. Камырны өстәмә әчетми генә дә чумар ясарга була, ләкин әче чумар ашка үзенчә тәм кертә. Ашларыгыз тәмле булсын! 

Кадрия ИШМУРЗИНА, Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X