Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бу салатны көн дә ашагыз!

Көзге яшелчәләр витаминга аеруча бай, сәламәтлегегезне ныгытып калыгыз!

Көз — витаминга бай, яшелчә-җимеш өлгергән вакыт. Салатның да төрлесен ясарга була, тик иренмә генә. Бүген, дуслар, җиңел генә рецепт тәкъдим итәбез.

Моның өчен 300 грамм кәбестә, 2 кишер, 1-2 дайкон яисә топинамбур, 1-2 тырнак сарымсак, яшел петрушка, 3 кашык үсемлек мае, тәменчә тоз кирәк булыр.

Кәбестәне озынча турап, кул белән җиңел генә уабыз. Чистартылган чи кишерне озынчалап кыргычтан үткәрәбез. Дайконны, яки топинамбурны вак кыргыч аша чыгарабыз. Петрушканы вак кына итеп турыйбыз.

Барысын да бергә тирән савытка салып, ваклап туралган сарымсак кушабыз һәм яхшылап бутыйбыз. Табынга чыгарганда тоз һәм үсемлек мае кушабыз.

Мондый салат витаминга бик бай була. Аны атнасына берничә тапкыр әзерләп ашарга тырышыгыз.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X