Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Банкаларны тиз стерильләштерү ысулын беләсезме?

Банкаларны стерильләштерү ысуллары берничә. Шулар арасында вакытны аз сарыф итә торганын тәкъдим итәбез.

Банкаларны парда стерильләштерелүгә вакыт сарыф итмәс өчен аларның бер литрга кадәргеләрен яхшылап юыгыз һәм тастымал өстенә йөзтүбән каплап куеп, суы саркыганын көтегез. Моны кичтән эшләп куйсагыз, яхшырак. Иртән торуыгызга алар коры булыр.
Аннары, астын өскә әйләндереп, мич челтәренә тезегез. Иң мөһиме - банкалар коры булырга һәм бер-берсенә тиеп тормаска тиеш. Аларны духовкада уртача ут өстендә төгәл 15 минут тотыгыз.

Аннары духовканы сүндерегез, әмма ачарга ашыкмагыз, югыйсә, банкалар шартлаячак. 15 минут үткәч кенә мич ишеген ачыгыз. Банкалар суынган арада үз эшләрегез белән мәшгуль булыгыз.

Мондый ысул бик тә уңайлы, банкаларны парда тотарга һәм стерильләштерелгәннәренә өстәлдә урын әзерләргә дә кирәкми. Өстәвенә, артып калган банкалар мичтә үз чиратын көтәчәк.

Кызыл таң

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X