Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

"Шуның кадәр байлык безгә ишелеп төшсә, аны ничек тотып бетерербез икән дип баш ватабыз"

Быел ел башында ике кешенең лотереягә 500әр миллион сум акча отулары турында хәбәр иткәннәр иде.

Шуны ишеткәч, хатын белән икебезнең төн йокыларыбыз качты. Юк, көнләшүдән түгел. Шуның кадәр байлык безгә ишелеп төшсә, аны ничек тотып бетерербез икән дип баш ватабыз. Гомер-гомергә башта коры бер хезмәт хакына, аннан соң 10-12 мең сумлык пенсиягә яшәргә күнеккән бит инде без. Керемнәр шундый гына булгач, чыгымнары да шулкадәр генә. Ә монда – миллионнар!

- Ярар, иң беренче чиратта, балаларга булышырбыз, - диде хатын.

Алар икәү безнең. Икесе дә башлы-күзле, берәр бала үстерәләр, шәһәрдә ипотекага алган фатирларында яшиләр. Икесенең дә банкка 2шәр миллион сумга якын бурычлары бар әле. Башта шул акчаларны кайтардык, аннан соң өстәмә түләп, фатирларын зурайттык, яхшы җиһазлар алып бирдек, ди. Ун миллион сум шуңа китәсе булды.

- Алгач-алгач, машиналарын да яңартыйк инде, - дип юмартланды хатын.

- Ярар, - минәйтәм. - Үзләренең булган машиналарын сатсыннар да, акча өстәп, яхшырагын – ике-өч миллионлыгын алырлар.

- Кит әле, бик кыйммәт була түгелме соң, машинага шуның кадәр акча әрәм итәргә тагын, - дип каршы килде җәмәгатем, үзенең миллионер булуын онытып.

- Өч-дүрт миллионнан гына бөлмәссең әле, - дип, үз урынына утырттым аны. Ризалашмый чарасы калмады.

Үзебезнең йорт-җиребез, бик яңа булмаса да, ару гына әле. Кулда акча булса да, яңасын төзисе, булганын зурайтасы, ремонтлыйсы килми икән хәзер.Олыгайгач, эш түгел, тынычлык кирәк. Өй җиһазлары да хәзергә ярап торырлык. Алай да тәрәзәләрне алыштырмыйча, ишекләрнең ныгын куймыйча булмас: миллионнарны сакларга кирәк бит! Бу вак-төяк эшкә бер-ике йөз мең сум китәр дип исәпләдек.

- Гел йомышка тышка йөреп булмас, өйгә терәп, җылы бәдрәф ясатырга кирәк. Кызганма, сал бу эшкә бер 500 меңеңне, - диде хатын. Хатын-кызга шул акча туздырырга гына булсын, дип сукрансам да, аның белән килешми чара калмады: акрынлап картаябыз бит, бер заман аяклар йөрми башлар. Акча барында үзебезгә уңайлыклар тудырып калырга кирәк. Ә машинаның хәзергесе дә ярап торыр, аңа күнеккән инде мин. Җәйге-кышкы тәгәрмәчләрен генә алыштырырбыз.

Тәк, күпме акча тоттык соң инде без? Балаларга – унбиш, үзебезгә бер миллион сум тирәсе киткән икән.

- Балаларга яңа кием-салым алырга бирмибезме азрак? – дип сорап куйды мәңге чүпрәк-чапрактан туймас кавемнең бер вәкиле булган хатыным.

-    Булганнарын киеп торсыннар әле, нәрсәгә өсте-өстенә кием җыярга? Күп акчалар биреп, аларны бозасым юк. Бездән гел ярдәм көтмәсеннәр, үзләре эшләп ашасыннар, - дим. - Ә менә берәр җиргә ял итәргә барабыз дисәләр, бер-ике йөз мең бирә алам.

- Үзебез дә ял итеп кайтмыйбызмы соң?

- Сыерыңны кемгә калдырасың?

- Юк, барып булмый икән шул, сыерны чит кешегә саварга калдырсаң, сөтен киметә, - дип килешә хатыным. – Аннан соң авылдан бер дә читкә китәсем килми хәзер, өемдә тыныч, рәхәт.

Акыллы хатын белән гомер итүе үзе бер бәхет шул. Каядыр бару мәшәкатеннән котылдым, акча да янга калды.

-    Алай да бер хыялым бар әле: Казанның иң кыйммәтле ресторанына барып, моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән ризыклар белән сыйланып кайтасым килә. Күп булса, бер-ике мең акчаң китәр, - ди бу.

-    Шуннан кайткач, атна буе ашказаны авыртудан интегергәме? Болай да ашаган саен “изжога” дип зарланасың. Аннан соң, ул ресторан ризыклары син пешергән бәлеш, өчпочмак, мантыйлар белән ярыша аламы соң? Йөрмик, акча әрәм итмик.

Хәзерге байлар, бәлки гөнаһларын юу өчендер, күп акчаларын иганәчелеккә тоталар икән дип ишеткәнем бар иде.

- Кызганмыйк, без дә авыру балаларга, мәчет төзелешенә акча чыгарыйк, - дим хатыныма. Аннан каршылык булмады. Суммасын әле билгеләмәдек, тора-бара күз күрер.

Шуның кадәр тоткач та бетәсе юк икән бу миллионнарның. Замана байлары кебек, йорт өстенә йорт, фатир алудан ни мәгънә, барыбер ике җирдә берьюлы яши алмыйсың. Банкка салып куеп, процентларына килгән өлешенә яшәп ятар идең дә, акча алышынмас дигән ышанычы да юк бит аның! Бүгенге миллиардерларның, олигархларның хәлен аңладым мин хәзер, бу бичараларның, үз байлыклары турында кайгырып, бер тыныч көннәре дә юк икән бит.  Юк, кирәкми миллионнары, яшәсен минем пенсия акчам!

Кәрим абзыйның сөйләгәннәрен
Гөлгенә ШӘРИПОВА
 язып алды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X