28 март 2014 яңалыклары
-
Кукмара балалары "Урман аланында" дигән экология сәгатендә катнашты
Кукмара балалар китапханәче китапханәчесе Фидания Хамматова районның беренче гимназиясенең 2-3 сыйныф укучылары өчен «Урман аланында» дип аталган экология сәгате уздырды. Балалар өчен слайд рәвешендәге презентация уздырылды. Биредә алар урманның могҗизалы табигатенә, анда яшәүче җәнлекләр, кош-кортлар дөньясына сәяхәт кылдылар. Урманда үсүче гөмбәләр, җиләк-җимешләр турында кызыклы мәгълүматлар тупладылар. «Могжизалар тулы урман» дип...
-
"Зилант"та стритбол буенча турнир узачак
30 мартта "Зилант" спорткомплексында 2002-2003 елларда туган малайлар һәм 2004-2005 елларда туган кызлар арасында стритбол буенча турнир узачак. Башлана 8 сәгать 30 минутта. фото: http://en-doc.ru/news/61710
-
Чуллыда узган "Кышны озату - язны каршылау" бәйрәмендә кунаклар торт белән сыйланды
Чуллы авылында «Кышны озату - язны каршылау» бәйрәме узды. Биредә Чуллы һәм Туембаш авыл халкы катнашты. Раниф Вәлиуллин ат бизәп, балаларны, Кыш бабайны, Нәүрүзбикәне утыртып, гармун уйнатып урам әйләнделәр. Кыш бабай китмәскә күпме генә тартышса да, Нәүрүзбикәгә биреште. Бу көнне күптөрле спорт уеннары, мәктәп янында хатын-кызлар һәм балалар өчен чаңгы...
-
"Хезмәт даны" газетасына иске бәядән язылып калырга чакырабыз
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Хезмәт даны" газетасына агымдагы елның икенче яртысы өчен 31 мартка кадәр бүген гамәлдә булган бәядән (300 сум) язылып калырга чакырабыз. Хөкүмәтнең почта хезмәтемнә субсидияләре бетерелү сәбәпле, газета бәяләренең 468 сумга кадәр артуы көтелә. "Хезмәт даны"н өйләренә алдыручылар район тормышы белән генә түгел, "Атна вакыйгалары" кушымтасы аша республика...
-
“Кояшкай” балалары район музеена экскурсиягә барды
"Кояшкай" социаль приюты балалары районыбыз музеенда экскурсиядә булдылар. Алар районыбыз тарихы, музейда сакланучы экспонатлар, стендлар белән таныштылар. Экскурсоводларның этәлекле чыгышларын тыңладылар. Балалар арасында үз гомерендә беренче тапкыр музей карарга килүчеләр дә бар иде.
-
Тәмле итеп кыстыбый пешерү рецепты
Минем мәрхүмә әбием бик тәмле итеп, кыстыбый пешерә һәм аның камыры шуның кадәр юка, йомшак була торган иде. Соңгы вакытта никтер кыстыбыемның пешереп алганнан соң, камыры сына башлады. Сөлгегә төреп, мендәр астына куеп та, табадан алуга өстенә кайнар бәрәңге дә сылап карыйм, файдасыз. Ни өчен шулай икәнен аңлый алмыйм. Берәр...
-
Кукмараның яз кызларына 55 яшь тулды
Алар икесе дә - яз кызлары. Икесе дә бер үк елны, бер үк көнне дөньяга килгәннәр. Икесе дә сөйкемле, кешелекле, уңган-булган. Кызык инде бу тормыш дигәнең. Туган көннәре бер үк көнгә туры килеп кенә калмыйча, ничә еллар дәвамында бер үк сукмактан йөриләр, дистә елдан артык бер бүлмәдә кара-каршы утырып эшлиләр...
-
Кукмара миңа үз туган ягым шикелле якын, ди Закирә апа Зарипова
Киндеркүл авылында яшәүче Закирә апа Зариповага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Юбилярны әлеге истәлекле бәйрәме белән котларга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин килде. Туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Юбиляр...