Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмараның яз кызларына 55 яшь тулды

Алар икесе дә - яз кызлары. Икесе дә бер үк елны, бер үк көнне дөньяга килгәннәр. Икесе дә сөйкемле, кешелекле, уңган-булган. Кызык инде бу тормыш дигәнең. Туган көннәре бер үк көнгә туры килеп кенә калмыйча, ничә еллар дәвамында бер үк сукмактан йөриләр, дистә елдан артык бер бүлмәдә кара-каршы утырып эшлиләр...

Алар икесе дә - яз кызлары. Икесе дә бер үк елны, бер үк көнне дөньяга килгәннәр. Икесе дә сөйкемле, кешелекле, уңган-булган.

Кызык инде бу тормыш дигәнең. Туган көннәре бер үк көнгә туры килеп кенә калмыйча, ничә еллар дәвамында бер үк сукмактан йөриләр, дистә елдан артык бер бүлмәдә кара-каршы утырып эшлиләр Гөлсинә апа белән Рәсимә апа. Әле, район Пенсия фонды идарәсенә килгәнче үк, бер-берсен белмәсәләр дә, язмыш икесен дә гел янәшә йөртә: мех фабрикасының күрше цехларында хезмәт куярга туры килә, соңрак, район социаль тәэминат бүлегендә Рәсимә апа эшләп киткән урынга Гөлсинә апа урнаша.

...1984 елның көз айлары. Социаль тәэминат бүлегендә эшләүче Рәсимә апа Яппарова хезмәттәше Миңсылу апа Бәдретдинова белән Түбән Өскебаш авылына бару өчен Туеш кибете янына чыгып баса. Көне буе юлда торсалар да, ул якка баручы бер машина да туры килми үзләренә. "Әйдә, якында гына Гөлсинә яши, бер дә булмаса, аларга кереп чәй эчеп чыгыйк", - ди Миңсылу апа. Әле яңа гына салып чыккан, сап-сары идәнле, тәмле агач исләре килеп торган өйдә, 40 көнлек кызы белән каршы ала Гөлсинә апа Хәсәнова кунакларны. Булачак хезмәттәшләр, сердәшләр беренче тапкыр шул көнне очрашалар. Бер елдан Рәсимә апага гаиләсе белән ерак Чукоткага китеп барырга туры килә, аннан кайтып урамда очрашкач, Гөлсинә апа аны үзләренә эшкә чакыра.

Гөлсинә апа Мамадыш районының Олыяз авылында туып үсә. Әлмәт шәһәрендә булган бер туганының туенда ул булачак тормыш иптәше Мөдәррис белән таныша. Хыялый, шигъри юллар аша сөйгәненә мәхәббәтен белдергән көрәшче егет кызның йөрәген тиз яулый - Түбән Кама шәһәренең химия заводында эшләүче Гөлсинә Аман-Оштырма авылына килен булып төшә. Кукмарага урнашкан пар, атна саен авылга кайтып, өлкәннәрнең бер атналык эшләренә булышып китәргә дә, үз тормышларын да алып барырга (бик тырышлык белән йорт салып керергә, балалар үстерергә) өлгерәләр. Дәваханәгә кергән саен биатасы белән кайнанасына көн саен кайнар ризык әзерләп, хәлләрен белергә килгән Гөлсинәне күпләр карт белән карчыкның килене икәнен белгәч, гаҗәпкә дә калалар әле. Әнә шулай үз кызларыдай якын итеп каршы алган өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтеп, аларның хәер-фатыйхасын ала ул. Счетовод итеп алынган Гөлсинә апаның район социаль тәэминат бүлеге (хәзерге район Пенсия фонды идарәсе) ишеген ачып кергәненә 29 ел үтеп киткән. Соңгы дистә елда пенсия түләү буенча бүлек мөдире вазыйфасын башкарды ул.

Түбән Казаклар авылында туып-үскән, әлеге бүлектә әйдәп баручы белгеч булган Рәсимә апаны исә хезмәттәшләре яратып "аяклы энциклопедия" дип атап йөртәләр. Чөнки хәтере бик әйбәт аның. Кирәкле телефон номеры, берәр белешмә кирәк булса, Рәсимә ападан гына сорыйлар, шунда ук әйтеп бирә ала. Ул үзе дә: " Һәр пенсионерларның "дело" номерына кадәр хәтерлим, бер ишеткән, сөйләгән әйбер шунда ук хәтеремә сеңеп кала, кайвакытта үземә дә кызык булып китә,"- ди елмаеп.

-Әлбәттә, хезмәтебез тынгысыз, катлаулы, четерекле, -диләр алар.- Әмма без бер-беребезгә һәрвакыт ярдәмгә килеп, туганнарча фикерләшеп, аңлашып яшәдек, намус белән эшләдек. Шуңа күрә еллар аккан су кебек сизелмичә үтеп тә киткән.

Район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитова:

-Гөлсинә дә, Рәсимә дә безнең коллективта лаеклы урынны билиләр. Алар гомер буена бер-берсе белән бик дус эшләделәр. Шуңа күрәдер, тормыш алып бару, эшкә уңганлыклары, ризык әзерләү, гөл, чәчәк үстерү, юмартлык буенча да бер-берсеннән калышмыйлар. Холык-фигыльләре дә күркәм - юк-барны күпертмичә, булган каршылыкларны җайлы гына чишә алалар. Әлеге бүлеккә кеше күп килә - хезмәттәшләре дә, пенсионерлар да, төрле йомыш белән хезмәт яшендәгеләр дә аларга еш мөрәҗәгать итә. Һәркемгә хөрмәт белән карап, клиентларның хәленә кереп, тиешенчә аңлатып, сораулары туган пенсионерларның мәсьәләсен хәл итү өчен кирәкле бүлмәгә иң беренче үзләре кереп белешә алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X