27 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Коръән китабы янгын вакытында сакланып калды
Журналист Лилия Нургалиеваның Ядегәр авылында янгын турындагы бер язмасында бар нәрсәнең ут эчендә калып юкка чыгуы, бары тик Коръән китабының гына сакланып калуы турында әйтелгән иде. Шушы язманы укыганнан соң бер вакыйга искә төште. Мин 35 ел башлангыч сыйныф балаларын укыттым. Якутиядә яшәгәндә минем көне-төне китап-дәфтәр актарып утыруымнан туйган ирем,...
-
Мәдәният йортларында "Җиңү салюты" фестивале бара
Мәдәният учакларында Бөек Җиүнең 70 еллыгына карата "Җиңү салюты" фестивале башланды. Әлеге чара кысаларында Югары Чура, Ядегәр авыл җирлекләрендә авыл үзешчәннәре чыгыш ясады. фото: http://mobil2cell.ru.com/?c=result&query=%D0%9F%D0%BE%D0%B1%D0%B5%D0%B4%D0%B0
-
Кукмарада “Шартлы рәвештә хөкем ителгән - бурычлы” операциясе барды
Безнең районда теге яки бу җинаяте өчен шартлы рәвештә хөкем ителеп тә, моннан тыш та бурычлары җыйналган 33 кеше исәптә тора. Суд приставларыннан алынган мәгълүматлар буенча аларның барлыгы биш миллион сумга якын әҗәтләре җыелган. Алар арасында 200-300 мең сум бурычлары булганнары да шактый. Җәзаларны үтәү инспекциясенең өлкән инспекторы Айнур Фазылҗанов,...
-
Лимонад балачакка алып кайта
Балтачта яшәүче бер танышыбыз кунакка килгән саен үзе белән берничә кап "Лимонад моего детства" татлы суын алып китә. "Балалар да, үзебез дә яратып эчәбез. Хәтта таныш-белешләр дә Кукмарага барам дисәм, әлеге лимонадка заказ бирә башлыйлар", - ди ул. "Татарстанныкын сайла!" акциясе кысаларында без дә район кулланучылар җәмгыятенең лимонад цехына юл...
-
Чөгендерле җиләк бик тәмле була
2 пешкән чөгендер, 0,5 стакан мүк җиләге, 100 г каймак, шикәр комы, тоз кирәк. Эре угычтан уылган чөгендергә изелгән мүк җиләге салыгыз. Тәменчә тоз, шикәр комы сибеп, каймак белән болгатыгыз. фото: http://salatiki.net/2013/05/17/
-
Райондашыбыз самбо буенча “Россиянең спорт остасы” исеменә лаек булды
"Зилант" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Андрей Платоновка самбо буенча "Россиянең спорт остасы" исеме (тренеры Марс Бәдретдинов) бирелде.
-
“Тылсым”да укучылар өчен тематик дискотека уздырылды
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Земфира Ямалова поселокның күппрофильле лицей, 3нче һәм 4нче урта мәктәп укучылары катнашында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында тематик дискотека үткәрде. Укучылар үзләре дә әлеге чарада актив катнашып, төрле конкурслар, бәйгеләр, чыгышлар аша наркотик матдәләргә карата каршы фикердә булуларын белдерделәр....
-
РДКда Әниләр көне уңаеннан бәйрәм узды (+фото)
Район мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты оештырылды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары, күп балалы әниләр, тәрбиягә бала алып үстерүчеләр, иҗади гаиләләр тәбрикләнде. Бер гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Әлеге чара әниләргә багышланган шигырь һәм җыр конкурсы лауреатлары чыгышләры белән үрелеп барды. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнделәр.