27 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Райондашыбыз телефон урлаган өчен хөкем ителгән
Август аенда була бу хәл. 28 яшьлек Андрей Мисюкевич исерек көе поселокның Чернышевский урамындагы 1нче йортта урнашкан ашханәдән 3990 сумлык "Nokia 301RM -839" маркалы кесә телефонын урлый. Бу телефонны Аблаев фамилияле кеше пакет белән урындыкта калдырып торган була, дип хәбәр итте прокурор урынбасары Айрат Рәхимҗанов. Мисюкевич әлеге кыңгыр эше өчен...
-
Вахиттә яшәүче Зиннур хәзрәт Сәмигуллин гомере буе уйлап табу, техникага яңалык кертү белән шөгыльләнгән (+видео)
Башта аэрочана, аннары трактор, соңыннан бәрәңге комбайны... Вахит авылында гомер итүче районыбыз мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллинның уйлап тапкан җайланмаларын барлый башласаң, саллы гына исемлек килеп чыгыр иде. Махсус белеме, җиһазлары булмаса да, ул гомере буе уйлап табу, техникага яңалык кертү белән шөгыльләнгән. Күптән түгел бетонболгаткыч, манипулятор, Парма пычкысыннан агач яргычы...
-
Яшьли вафат булган Рәфкать Дәүләтшин бәете
Кукмарада туып-үсеп, редакциядә шофер булып эшләгәндә яшьли вафат булган Дәүләтшин Рәфкать Хәкимҗан улы бәете. "Бисмиллә", - диеп башлыйм әле, Бәетләр бит шулай башлана. Язда табигать җанлана, Бар тереклек шатлана. Шатлык теләп бар җиһанга, Сыерчыклар җыр суза. "Әйдә", - диеп Газраил Миңа кулларын суза. "Дүшәмбе көн авыр", - диләр, Шуңадырмы юк...
-
Кукмара суд приставлары бурычлыларга 25 миллион сумга якын арест салган
Татарстан Республикасы буенча федераль суд приставлары Идарәсенең Кукмара район бүлеге тарафыннан быелның 10 аенда 6531 эш кузгатылган, шуларның 6117се ябылган. Агымдагы елның 10 аена 6 миллион 679 мең сумлык салым, 1 миллион 388 мең сумлык штраф, 830 мең 895 сумлык башкару җыелмасы җыелган. Бурычлары булганнарның милкенә гомуми суммасы 24 миллион...
-
Кукмарада юл фаҗигасе – зыян күргән җәяүле авыр хәлдә
Кичә, 26 ноябрьдә, кичке сәгать тугызынчы яртыларда поселокның Яхин урамында юл фаҗигасе булды. "ВАЗ" автомобиле җәяүлене бәрдерә. 52 яшьлек ир-ат авыр хәлдә. Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте. фото: http://stupino-news.ru/news/2009-12-12-3804
-
Кукмара 1нче гимназиясе укытучысы истәлегенә мини-футбол ярышы була
30 ноябрьдә "Зилант" спорткомплексында Кукмара 1нче гимназиясенең физик тәрбия укытучысы Вәлиев Габделфәт Хан улы истәлегенә 2003-2004 елларда туган малайлар арасында мини-футбол ярышы була. Башлана 9 сәгатьтә. фото: http://allnews.org.ua/page67016/
-
Кукмарада күптән көтелгән кар яуды
Җиһанны аклыкка төреп төнлә әкрен генә кар яуды. Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, бүген, 27 ноябрьдә, һава температурасы 0, -1 градус тирәсе булачак. Пәнҗешәмбегә исә көннәр бераз салкынайта, температура -5 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык. Транспорт белән юлга чыкканда аеруча сак булырга кирәк, дип искәртә ЮХИДИ инспекторлары. Шулай ук...