26 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 27 сентябрьдә синоптиклар аязучан болытлы һава торышы фаразлый, бераз яңгыр явуы ихтимал. Температура иртән +10, көндез +13 градустан артмаячак. Атмосфера басымы 754 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә. Һава торышы нинди булуга карамастан, кәефләрегез күтәренке, сау-сәламәт булыгыз.
-
Татарстанлылардан Магадан өлкәсендә урланган 4 яшьлек баланы эзләүдә ярдәм сорыйлар
Өйдән әтисе алып чыгып киткән малай теләсә кайсы төбәктә булырга мөмкин Магадан өлкәсендә 4 яшьлек бала югалган, аны әтисе урлаган дип фаразлана. Бу хактагы белдерү күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларына җибәрелгән. Белдерүдә суд карары буенча бала әнисе белән калган. Суд баланың әтисе Лысюк Василий Павловичка (1972 елгы) малае белән аралашу...
-
Ана капиталы программасы тагын да озайтылырга мөмкин
Бу хакта Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко белдергән. Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко фикеренчә, ана капиталы программасы дәвам итә алыр иде, әмма моны тормышка ашыру икътисадның торышына бәйле. 2016 елда ана капиталының күләме 453 026 сум тәшкил итә. Программа 2018 елга кадәр озайтылды. Ана капиталы сертификаты 2007 елның 1 гыйнварыннан...
-
Без - 41 ел балалары
Зур Сәрдек авылында яшәүче Шакирова Равия Ярулла кызы шушы көннәрдә үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтте. Аның балачагы, үсмер еллары сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Ул 40 елга якын Зур Сәрдек авылы китапханәсендә эшләп, 1991 нче елда лаеклы ялга чыга. Бүген Равия апа авылның хөрмәтле кешесе, кызлары,...
-
Кукмара итекләре Ханты-Мансийск шәһәре халкына тәкъдим ителәчәк
Кукмара киез итек-киез комбинаты 1-2 октябрьдә Ханты-Мансийск шәһәрендә узачак "Көз бүләкләре" дигән икенче шәһәр ярминкәсендә катнаша. Анда комбинатта җитештерелгән барлык төр продукцияләр дә тәкъдим ителәчәк.
-
Ашыгычлык бәласе: ике кешенең гомере өзелгән
Кичә, 25 сентябрьдә көн уртасында, Мәскәү - Уфа М-7 трассасының 1113 нче чакрымында кеше үлеменә китергән һәлакәт булган. "Лада Приора" машинасы белән идарә итүче 37 яшьлек ир-ат алда барган машинаны узарга теләп каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Әмма шул вакытта каршыга машина килүен күреп, хәвеф-хәтәрне каршы як юл читеннән урап...
-
Кукмара районының Югары Арбаш авылы клубындә көз бәйрәме узды (фото)
Бәйрәм соңында һәркем кабак коймагы белән сыйланды Югары Арбаш авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре 1-5 сыйныф укучылары катнашында "Көз бүләкләре" дигән бәйрәм үткәрделәр. "Уңыш бәйрәме"ндә табигать нигъмәтләре, көзге муллыктан күргәзмә ясалды, яшелчә, җиләк-җимешләрнең файдалы үзенчәлекләре турында сөйләнде. Балалар көзгә багышланган табышмакларга жаваплар эзләделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм соңында һәркем кабак коймагыннан авыз...
-
1 октябрьдән ОСАГО полисы үзгәрә
1 октябрьдән Россиядә автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисларын яңа бланкларда рәсмиләштерәчәкләр. Иске бланклар 1 августта ук чыгарылмый башлаган инде. Бу хакта Россия автоиминиятләштерүчеләр союзы җиткерә. Иминият компанияләре яңа бланклар белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителгән инде. ОСАГО полисларының яңа формасын чыгарган вакытта акча купюрасы җитештергәндәге кебек саклык механизмнары файдаланылган. http://intertat.ru
-
Кукмараның участок инспекторы яңа машиналы булды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин республиканың бер төркем полиция хезмәткәрләренә яңа "Нива" автомобильләре ачкычлары тапшырдылар. Район эчке эшләр бүлегенең өлкән участок инспекторы Расим Шакиров та яңа автомобильле булды.
-
“Хезмәт даны” газетасы журналисты Оренбург якларын күреп кайтты (сәяхәтнамә)
Әйе, кодабыз кунакка чакырды да, июль азагында тәвәккәлләп, ерак араларны якынайтып, Оренбургка барып кайттык әле. Июль аенда булган сәяхәте турында ник хәзер яза икән дисезме? Инде бер айдан артык вакыт үтсә дә, күңелдәге хатирәләр әле дә никтер "суынмый". ...Әйе, ара чынлап та ерак, 800 чакрымга якын. Шуңа күрә, машиналар "уянганчы",...
-
Кукмарада авыл хуҗалыгы ярминкәсе була
1 октябрьдә Кукмара поселогының "Добреев" кибете янындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе була. Башлана 8.00 сәгатьтә.
-
Парлы ялгыз
Безнең йорт янында гына матурлык салоны бар. Шунда эшләүче Гөлназ белән исәнләшеп, аралашып йөрибез. Урта яшьләрдәге бу мөлаем ханымның гаиләсе, өч кызы барлыгын да беләм. Әниләре эштә булган көннәрдә кызлары еш кына ишегалдында уйный. Ирен дә берничә тапкыр очратырга туры килгәне бар. Гөлназ - бик оста чәч кисүче. Беркөнне чәч...
-
Кукмара районында быел 55 пар аерылышкан
Гаиләсен таркатучы парларның юллары да кабат ЗАГС белән бәйләнә. Быелның сигез аенда районда 55 гаилә үзенең никахын өзгән. -Аерылышучыларның 92,8 проценттан артыгы - суд, 3,6 проценты - хөкем карары, 3,6 проценты балалары булмаган ир белән хатынның уртак ризалыгы буенча теркәлде, - дип ачыклык кертә район ЗАГС бүлеге мөдире Зөлфия Латыйпова....
-
Районда ике ел эчендә 12 спорт мәйданчыгы корылды
Район башлыгы Сергей Димитриев: -Ике ел эчендә поселок һәм авылларда 12 спорт мәйданчыгы корылып, яшьләргә һәм балаларга буш вакытларын файдалы үткәрү өчен шартлар булдырылды. "Нараткай" җәйге лагеренда да ашханәгә дүрт миллион сумлык, Зур Кукмарадагы "Ялкын" яшүсмерләр клубына 3 миллион 300 мең сумлык капиталь төзекләндерү үткәрелде. Поселокта күпфатирлы биш йортта 17...