“Хезмәт даны” газетасы журналисты Оренбург якларын күреп кайтты (сәяхәтнамә)
Әйе, кодабыз кунакка чакырды да, июль азагында тәвәккәлләп, ерак араларны якынайтып, Оренбургка барып кайттык әле. Июль аенда булган сәяхәте турында ник хәзер яза икән дисезме? Инде бер айдан артык вакыт үтсә дә, күңелдәге хатирәләр әле дә никтер "суынмый". ...Әйе, ара чынлап та ерак, 800 чакрымга якын. Шуңа күрә, машиналар "уянганчы",...
Әйе, кодабыз кунакка чакырды да, июль азагында тәвәккәлләп, ерак араларны якынайтып, Оренбургка барып кайттык әле. Июль аенда булган сәяхәте турында ник хәзер яза икән дисезме? Инде бер айдан артык вакыт үтсә дә, күңелдәге хатирәләр әле дә никтер "суынмый".
...Әйе, ара чынлап та ерак, 800 чакрымга якын. Шуңа күрә, машиналар "уянганчы", көн җылынганчы дип, таң йокыбызны бүлеп, иртәнге сәгать өченче яртыда юлга кузгалдык. Юлда машиналар берән-сәрән генә очрый, йокы да баса. Ярый әле навигатор апаның: "Тизлекне 90 чакрымнан арттырмагыз, уңга, сулга борылыгыз", - дигән сүзләре бераз "айнытып" җибәрә.
Мамадыш белән Яр Чаллы арасын бик тиз уздык. Асфальт тип-тигез, машиналар ике рәтле юлдан рәхәтләнеп элдерә. Кукмарадан Сарман, Азнакай яклары ерак кебек тоела иде, юк икән, ләбаса. Нибары дүрт сәгатьлек юл. Аннан инде Оренбург өлкәсе белән чиктәш булган Баулы, Ютазы районнарына дә ерак калмый. Әмма бу төбәкләрдә юллар бездәге кебек төзек түгел: асфальт юлның ямалган урыннары да, ремонтлыйсы җирләре дә шактый.
Татарстан чиген үтеп, Оренбург өлкәсенә килеп керүгә үк ике нәрсә үзенә җәлеп итте. Беренчесе, тип-тигез итеп салынган кап-кара асфальтлы юл. Әмма сөенечебез озакка бармады - сыйфатлы юл бик тиз бетте. Икенчесе - юл кырыендагы күрсәтмә язуы. Сүзен-сүзгә әйтә алмасам да, анда иминлекне саклагыз, кагыйдә бозучыларны вертолет ярдәмендә күзәтеп торачакбыз дигән мәгънәдәге фикер әйтелгән иде. Ничә көн Оренбург күген күзәтсәм дә, бер тапкыр да вертолет күренмәде, әле алай гына да түгел, юлларда бер генә дә ЮХИДИ хезмәткәре очрамады.
Юл озын, шуңа күрә тирә-якны рәхәтләнеп күзәтеп барырга була. Мөгаен, әлеге өлкә үзенең иксез-чиксез сап-сары көнбагыш басулары белән хәтеремдә сакланыр. Чуклы түбәтәй кигән көнбагышлар бездәгеләрдән берникадән кечкенә, җете сары булулары белән аерылып тора. Иген басулары бик сирәк очрый, ә инде эшкәртелмәгән, чүп үләне басып киткән кырлар бик күп. Аларны күргәч: "Их, боларны безнең Вахитов исемендәге, "Урал" хуҗалыкларына тапшырсаң, "гөл итеп" тотарлар, көнендә, сәгатендә эшкәртеп куярлар иде", - дигән фикер туа. Оренбургка якынлашканда ара-тирә карбыз басулары да күзгә ташлана.
Оренбург зур, чиста, төзек шәһәр икән. Тарихи мәгълүматлар буенча ул 1743 елда төзелгән, әмма 1735 елгы елъязмаларда да әлеге шәһәр телгә алынган, диләр. Халкы да күп, бүгенге көнгә 562 меңнән артык кеше исәпләнә. Аларның 83,5 процентын руслар тәшкил итсә, татарлар - 7,8, казахлар, украиннар 2 процентын алып тора.
Шәһәр кайсы ягы белән истә калды дисезме? Беренчедән, урамнар матур чәчәкләргә күмелгән. Клумбалар да гадәти генә түгел, берәр төрле тематикага багышланып, төрле сыннар белән бизәлгән. Икенчедән, машиналар ташкыны аз, "бөке"ләрне, гомумән, күрмәдем. Шәһәрнең тагын бер үзенчәлекле урыны бар - зур гына мәйданда "Милли авыл" ("Национальная деревня") дип аталган мәдәни комплекс төзелгән. Анда ун төрле милләтнең - рус, татар, мордва, немец, әрмән, украин, белорус, чуваш, башкорт, казах халкының йорт-рестораннары урнашкан. Аларның һәркайсы аерым-аерым ишегалдында үз милләтенә генә хас бизәкләре белән, үзенә генә хас булган стильдә төзелгән. Һәр ишегалдының капкасыннан килеп керүгә бакча, террасалар каршы алса, эчтәрәк мәгърур йорт-ресторан тора. Без барган көнне Татарстан ресторанында туй бара иде, аның янәшәсенә алты почмаклы татар өе дә салып куйганнар. Тәрәзә төбендәге яран гөлләренә кадәр гел авылча инде - берничә ботагы чәчәк атып туктаганнан соң өскә үрмәләгән, кайсыберсе чәчәктә утыра. Ә ап-ак челтәр пәрдәләре нәкъ элеккечә: кыр-кырлары челтәрләп эшләнгән.
Кодабыз алдан ук казах кухнясына заказ биргән булган. Комплекс белән бик кызыксынып, бер кат танышып чыкканнан соң, билгеләнгән сәгатькә казахларга - "Шанырак" ресторанына "кунакка кердек". Урамда шактый эссе булганлыктан, ресторан эченә үтәсе килмичә, террасага урнаштык. Шунда үз гомеремдә беренче тапкыр дастарханны - җирдән әз генә биек булган табынны күрдем. Дөрес, террасаның икенче ягындагы гадәти өстәл артына да утырырга була иде, әмма без "идән"не сайладык. Җирдән әз генә күтәртелеп эшләнгән сәхнә шикелле тигезлеккә паласлар, йомшак келәмнәр җәелгән, мендәрләр бик күп. Ә уртада 30-35 сантиметр биеклектә тәбәнәк өстәл тора. Сузылып ятыйм әле дисәң - ятарга, мендәрләргә терәлим дисәң - терәлергә була. Официанткалары милли киемнән булган, бит очлары чокыраеп торган матур, сөйкемле казах кызы икән. Заказ килеп җиткәнче тормыштан бик канәгать булган, таза гәүдәле казах абыйларының өстәлдәге зур казаннан алып, бармак араларыннан майларын агыза-агыза куй ите ашаганнары күз алдына килде. Шунда ук җиләк-җимеш, самавыр да куелган... Соңрак шанырак сүзенең мәгънәсен иренмичә сүзлектән эзләп таптым. Юртадагы түшәмне барлыкка китерүче түгәрәк дигәнне аңлата, ул казахларда зур символик мәгънәгә ия икән. Бу - йорт, өй нуры, җылысы, нәселне дәвам итү символы. Хәзерге заман Казахстанның гербында да шанырак рәсеме үз урынын алган. Шанырак, гаилә реликвиясе булып, буыннан-буынга тапшырылган.
Тамагыбыз тук булганлыктан, без чәй өстәленә заказ бирдек. Татарныкыннан әллә ни аерылмый икән. Исемнәре казахча булса да, кош теле, чәк-чәк, бавырсак кебек ризыкларны өстәлгә чыгардылар. Эремчектән ясалган корт бездәге шикелле кызыл ук түгел иде, никтер аны тозлап, түгәрәк шарлар ясаганнар. Төелгән талкан да тәкъдим иттеләр. Груша һәм алмадан ясалган штрудель дә бик тәмле иде. Кыскасы, берни турында уйламыйча, дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп ял иттек без анда. Безнең Кукмарабызда да берәр инвестор мари, удмурт, татар, рус йортлары төзеп, ял итү урыны ачса, шәп булыр иде үзе.
Оренбургка баручыларга тагын бер үзенчәлекле урын - "Винни Пух" кафесын тәкъдим итәр идем. Баллы ризыкларга әллә ни исем китмәсә дә, биредә телеңне йотарлык тортлар, пирожныйлар пешерәләр икән. Юл уңаеннан, миңа "Алладин" тортын алып кайтып бирүчегә икеләтә түләргә дә ризамын.
Кара, гел сыйланып кына йөргәннәр икән болар димәгез. Спектакль карарга теләсәк тә, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театры гастрольләргә киткән булып чыкты. Шәһәрдәге Җиңү паркы исә чакрымнарга сузылган аллея-бульварларны, хәрби-тарихи музейны тәшкил итә икән. Биредә ял итәргә дә, сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы хәрби техникалар белән танышырга да була. Парк берничә тематикага - Курск дугасы, Мәскәү, Сталининградны саклау һәм башкаларга бүленгән, экспонатлар бик бай, барлыгы 60тан артык техника куелган. Биредә РС-20 континентальара баллистик ракета да үз урынын алган. Окоплар, фронттан язылган хатлардан өзекләр бирелгән һәм сугыш елларындагы плакатларны күз яшьләрсез карап та булмый.
Оренбургка кадәр баргач, Тоз күле белән танышмау дөрес булмас иде. Соль -Илецкка бару өчен бу шәһәрдән Казахстан чигенә таба тагын 70-80 чакрым үтәсе икән әле. Оренбургтан чыгып берничә чакрым узуга зур стела тора. Анда шушы ноктада Азия белән Европаның кисешкәне турында язып куелган. Кызык инде - бер аягың белән - Азиядә, икенчесе белән Европа киңлекләрендә торасың.
Соль-Илецкка баручы машиналар ташкынын сөйләп бетереп булмый. Татарстаннан баручылар бик күп. Саратов, Самара, Чита, Башкортостан ягыннан килүчеләр дә шактый. Әлеге шәһәргә кергәнче юлда ук берничә чакрым кала вакытлыча фатир тәкъдим итүчеләр бик күп очрый. Тоз күлләренә керү түләүле икән. Шимбә-якшәмбе - 200 сум, гадәти көннәрдә 100 сум акча сорыйлар. Кассаларда халык бик күп, ә инде бушлай керү мөмкинлегенә ия булучылар чираты берничә метрга сузылган. Пляжга аяк баскач та, ял итәргә килүчеләрнең күплегенә шаккаттым. Без әле иртәнге якта булдык, төштән соң аяк басып торыр урын да булмый, диләр. Ял итү зонасында берничә күл. Кайсысы бик тозлы, икенчесе - уртача, читтәрәк ләм белән сылана торганы да бар. Гадәттә, курорт шәһәрләрдә яшәүчеләр ял итү сезонында акча эшләп калу өчен нинди генә хезмәтләр, сувенирлар тәкъдим итмиләр. Төп күлдән берничә йөз метр ераклыкта урнашкан ләм күленә бару өчен дә уңайлы транспорт чарасы уйлап тапканнар - бер машинага 20-30 кеше утырырлык итеп ачык арба ясаганнар. Бер кешедән - 100 сум. Исәпләп тормадым, әмма бер көнгә шактый зур сумма кергәне аңлашыла. Ә гомумән алганда, Тоз күлендә бернәрсә дә ошамады. Суы пычрак, шартлар юк. Тоздан соң юынып чыгарга теләүчеләргә җылы сулы душ - акчага, күп кеше акча түләмәс өчен боздай салкын душка керә. Ял итү сезонында әлеге курорт җитәкчелегенә күп миллион сумнар табыш керәдер, мөгаен. Һәркем өчен уңайлы булган шартлар тудыру мөмкин эштер дип саныйм.
Соль-Илецктан Оренбургка кайтканда карбыз базарларына тукталдык. Әйе, карбыз-кавыннар биредә зур, аерым базарларда сатыла икән. Бездәгегә караганда шактый очсыз бәягә карбызлар алдык.
Сатучы ханым белән дә сөйләштек.
-Июньнән башлап, октябрь аена - беренче суыкларга кадәр шушыннан кайтмый сатабыз, - диде казах хатыны. - Хәтта төннәрен дә сату бара. Җир туңдыруга бөтен кеше карбызларын калдырап китә. Мин кыш көне Мәскәүгә китеп эшлим, яки балык сатуга күчәм. Карбызларның су сипмичә, үзлегеннән үскәне тәмле була. Алары аның бездә август башларында өлгерә. Укол кадап карбызларны кызарталар, дигән сүз дә дөрес түгел. Басу буйлап җәелгән карбызларга укол кадап йөрергә вакыт кирәк, ләбаса.
Карбыз дигәннән, кунакта тозлаган карбыз да ашаттылар. Ошамады, әллә уксусы күбрәк кушылган иде, әллә дөрес тозланмаган. Такталардан ясалган арбаларга карбызлар төялгән машиналар юлда күп очрады. "Россиянең төрле төбәкләренә сатарга алып китәләр, - дип аңлатты кода. - Шунысы да бар, карбыз тора-тора үзенең массасын, дымлылыгын югалта икән. Әйтик, монда шофер 1 тонна карбыз төяп китсә, кайтып җиткәнче ул 900 килограмм калырга мөмкин.
Сәяхәтебез тәмам. Алда - Татарстан. Юлы яхшы булса, бу араны 5-6 сәгатьтә үтәргә була. Баулы районындагы бер авылны үтеп киткәндә йөрәк кысылып куйды. Бер капкага зур итеп, нәкъ безнең Кукмарадагы киез-итек комбинатының элмә тактасындагы кебек зәңгәр хәрефләр белән "Кукморские валенки" дигән язу күзгә ташланды. Туктап кереп чыгарга, кемнәр икәнен сораштырырга ара юк иде инде. Ә бу сүзләрне күргәч, туган якны сагыну хисе икеләтә артты...
Лилия НУРГАЛИЕВА
Оренбург далалары
Казах рестораны
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев