Без - 41 ел балалары
Зур Сәрдек авылында яшәүче Шакирова Равия Ярулла кызы шушы көннәрдә үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтте. Аның балачагы, үсмер еллары сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Ул 40 елга якын Зур Сәрдек авылы китапханәсендә эшләп, 1991 нче елда лаеклы ялга чыга. Бүген Равия апа авылның хөрмәтле кешесе, кызлары,...
Зур Сәрдек авылында яшәүче Шакирова Равия Ярулла кызы шушы көннәрдә үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтте. Аның балачагы, үсмер еллары сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Ул 40 елга якын Зур Сәрдек авылы китапханәсендә эшләп, 1991 нче елда лаеклы ялга чыга. Бүген Равия апа авылның хөрмәтле кешесе, кызлары, кияүләре, оныклары, оныкчыклары бәхетенә куанып яши. Без сезгә аның истәлекләрен тәкъдим итәбез.
Без - 41 ел балалары (Мөхәммәт Мәһдиев)
"1941 елда фашистик Германия безгә мәкерле рәвештә һөҗүм итте. Ватан сугышы башланды. Безнең гамьсез балалык еллары да шушы вакытта төгәлләнгән кебек булды.
Авылда кара кайгы булып, әтиләрне, абыйларны яу кырына озату башланды.
Миңа ул вакытта 4 яшь тә 9 ай гына булса да, әттәне сугышка озатуны бүгенгедәй хәтерлим. Нәнәләр әттәләрне Кукмарага кадәр озата бардылар. Минем һич тә алардан аерылып каласым килми, үрсәләнеп еладым. Мине, мәҗбүриләп, апаларга кертеп калдырдылар. Бераздан соң чыгарга рөхсәт иттеләр. Елый- елый, Кукмара юлына чыга торган тыкрыкка йөгердем. Тыкрык башында бер өй бурасы бар иде. Шуның аскы бүрәнәсе чыгып тора, шунда менеп бастым. Әттәләр, атларга төялеп, Купка үрен менеп баралар иде инде. Аларның ак күлмәкләренең җилфердәве гел күз алдымда тора. Алар әниләрне: "Без озак тормабыз, 3-4 айдан кайтып та җитәрбез", - дип юаттылар.
Без, балалар, инде олыгаеп киткәндәй булдык. Аерылу, сагыну ачыларын татыдык. Өзелеп- өзелеп сагынып әттәдән хатлар көтә башладык. Хатлары да бик көттереп кенә килеп җитә иде. Нәнә хат укыганда сеңлем белән икебез, аның җилкәсенә башыбызны салып, тыңлый идек. Нәнә: "Бу хатны язганда, Аллага шөкер, әттәгез исән булган икән",-дип, хатның язган числосын карый иде. Нәнә сукыр лампа яктысында сагынулы, сагышлы сәлам хаты яза, без нәнәгә әйтеп хатка җырлар яздыра идек.
Сугыш сузылгын саен тормыш та көн саен авырлаша барды. Нәнә башка хатын- кызлар белән урак та урды, ындырда ашлык та сукты, печән дә чапты, сыер, үгез җигеп 30-40 чакрым җирдән утынын да ташыды. Безне ач- ялангач итмәс өчен көн- төн эшләде. Тамак туйдыру, өйләрне җылыту, ямап булса да киемнәрне юнәтү авыр йөк булып нәнәләр җилкәсенә төште. Нәнәнең: "Сугыштан әттәңнәрне кайтарсалар, алар урынына үзем китәр идем әле",- дигән сүзләре бүген дә үзәкне өзеп искә төшә.
Тулысынча "Хезмәт даны" газетасында таныша аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев