26 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Кукмарада гыйнвар аенда ун исерек шофер правасыз калган
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның 20 көнендә инспекторлар тарафыннан Кукмарада ун исерек шофер тоткарланган. 14 транспорт йөртүчегә штрафларын үз вакытында түләмәгән өчен беркетмә төзелгән.
-
Юморист, җырчы Ризат Рамазанов баҗае белән "дуслашкан"!
Юморист, җырчы Ризат Рамазанов Казахстанда яшәүче баҗаеның баҗайлар турында җыр яздырырга соравын, чыгымнарын үзе түләргә теләвен, әмма җырны яздырганнан соң, баҗаеның биргән вәгъдәсен үтәмәве хакында сөйләгән иде. Казахстанда яшәүче баҗаена бу хәбәр барып ирешкән һәм ул Ризатка бераз үпкә белдергән. - Яңа елдан соң тормыш иптәшем Зинираның туган ягы -...
-
Вахит авылы мәдәният йортында халык җыены үткәрелде (+Фото)
Халык белән очрашып сөйләшү Янил авыл җирлеге һәм Вахитов исемендәге күмәк хуҗалыкның 2015 елда башкарылган эшләренә багышланган иде. Авыл җирлегендә 1507 кеше яши (Янилдә - 627, Вахиттә - 869, Бөярдә - 11). Узган ел җирлектә 16 пар гаилә корган, 16 бала туган, 12 кеше бакыйлыкка күчкән. Җирлектә халыкка мәгариф, медицина,...
-
Кукмарада 103 пар аерылышкан
Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйповадан алынган мәгълүматларга караганда, узган ел районда 383 пар үзләренең никахларын теркәгән, 103 пар аерылышкан.
-
Бер хатын-кыз яңа туган баласын балконда калдырып үтергән
Әлеге хәл Әлмәт районында була - 2015 елның 23 ноябрендә Колшәрип авылыннан ерак түгел урында чүп эшкәртү станциясендә яңа туган ир бала мәете табыла. Тикшерү ачыклаганча, бала исән-сау һәм вакыты җитеп туган була. Тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатыла, баланың әнисен эзли башлыйлар. Әлеге адымга барган шикле кеше - спиртлы...
-
Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева: Татар телендә аралашуга сусап кайттым
Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева тормыш иптәше белән икәү генә Сингапурда ял итеп кайтты. Чит илдә булганда ук җырчы Инстаграмга матур күренешләрне сурәтләүче фото һәм видеолар урнаштырып барды. Айгөлнең Сингапур турындагы тәэсирләрен белергә теләп, үзе белән әңгәмә кордык. - Айгөл, ялгышмасам, кыш көне чит илгә бару сезнең гаилә өчен матур...
-
Чарлы җирлегендә халык җыены үтте (+Фото)
Халык белән очрашып сөйләшү җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда район башлыгы Сергей Димитриев һәм төрле тармак җитәкчеләре катнашты. Чыгышлардан соң халык үзен кызыксындырган сорауларын бирде.
-
Грант актив яшәргә ярдәм итә, ди район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Равил Нигъмәтҗанов
Район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Равил абый Нигъмәтҗанов, яңа елның беренче эш көнендә үк редакциягә кереп, үзенең сөенече белән уртаклашты. Физик тәрбия һәм спорт юнәлешендәге проект белән республикакүләм конкурста катнашып, Татарстанның Министрлар Кабинеты грантына лаек булганнар алар. -Бу - безнең өченче җиңү, - ди Равил Нигъмәтҗанов. - 2014 елда "Туризм -...