Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вахит авылы мәдәният йортында халык җыены үткәрелде (+Фото)

Халык белән очрашып сөйләшү Янил авыл җирлеге һәм Вахитов исемендәге күмәк хуҗалыкның 2015 елда башкарылган эшләренә багышланган иде. Авыл җирлегендә 1507 кеше яши (Янилдә - 627, Вахиттә - 869, Бөярдә - 11). Узган ел җирлектә 16 пар гаилә корган, 16 бала туган, 12 кеше бакыйлыкка күчкән. Җирлектә халыкка мәгариф, медицина,...

Халык белән очрашып сөйләшү Янил авыл җирлеге һәм Вахитов исемендәге күмәк хуҗалыкның 2015 елда башкарылган эшләренә багышланган иде. Авыл җирлегендә 1507 кеше яши (Янилдә - 627, Вахиттә - 869, Бөярдә - 11). Узган ел җирлектә 16 пар гаилә корган, 16 бала туган, 12 кеше бакыйлыкка күчкән.
Җирлектә халыкка мәгариф, медицина, мәдәният хезмәте күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Хуҗалыкта хезмәт хакы үзвакытында бирелә, салымнар үзвакытында җыела. Кыскасы, халык көр күңел, киләчәккә ышаныч белән яши.
Халык белән очрашып-сөйләшүдә район башлыгы Сергей Димитриев та катнашты һәм бу төбәк халкына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Бу көнне яшь парларны, яшь механизаторларны, алдынгы терлекчеләрне, механизаторларны һәм лаеклы ялга китүчеләрне сәхнә түренә чакырып, аларга бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев