25 апрель 2014 яңалыклары
-
Кукмарада яшәүче Василий Антиповны 90 яшьлеге белән башкала кунаклары котлады (+фото)
Бүген Кукмарага Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ведомстводан тыш сакчылык Идарәсе федераль казна учреждениесе начальнигы, полиция полковнигы Марат Шакиров, ветераннар советы рәисе Валерий Харитонов килде. Башкала кунаклары Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә район ведомстводан тыш сак бүлекчәсенең беренче кварталдагы эшчәнлеге буенча уздырылган киңәшмәдә катнаштылар, сугыш ветераны,...
-
Бер гаиләдә дүрт шофер
Һәр оешма үз эшенең осталарына таянып көн күрә. Гадәттә, бу кешеләр, "мин" дип күкрәк кагып йөрмичә, көндәлек эшне тыйнаклык белән, намуслары кушканча башкаручылар була. Кукмара поселогының "Керамика" җәмгыятендә (халык аны элеккечә кирпеч заводы дип атый) әнә шундый осталарның берсе дип, Павел Аблаевны атадылар. -Алтын куллы, алыштыргысыз слесарь. Техниканы яхшы белә....
-
Кукмарадагы күпкатлы йорт фатирларына ике контурлы мичләр кую эше дәвам итә
Нур Баян, Гафиятуллин, Ленин, Степан Разин урамнарындагы 19 йорт быелдан башлап индивидуаль шәхси җылылык системасына күчәчәк. Хәтерлим әле, моннан берничә ел элек республикада әлеге программа старт алгач, Маяковский урамында яшәүче бер танышым: "Нәрсәгә кирәк ул мичләр, беренчедән - бәясе кыйммәт, икенчедән - күпме пычрак эше бар", -дигән иде. Ә шул...
-
Кукмаралылар “Йолдызлык” фестиваленең Гала-концертыннан лауреат һәм дипломант исемнәре алып кайтты
Башкалабыз Казанда республика яшьләренең телевизион "Йолдызлык" эстрада сәнгате фестиваленең Гала -концерты узды. Әлеге фестивальдә "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә "Глория" җыр-бию ансамбле 2нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Җитәкчесе Миләүшә Сәлимгәрәева. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Импульс" җыр-бию ансамбле дипломант исеменә лаек булды. Җитәкчесе Лилия Нурмиева, хореографы Роза Бадышева. "Вокал-соло" номинациясендә Зөбәйдә Хәмәтдинова...
-
Аш-Буҗи китапханәсендә балалар язучылар һәм композиторлар иҗаты белән танышты
Аш-Буҗи авылы китапханәсендә татар әдәбиятына һәм сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү максатында "Мәдәният дөньясында" дигән интеллектуаль уен-марафон үткәрелде һәм шул исемдәге презентация күрсәтелде. Әлеге уенда, "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командаларына бүленеп, 2нче, 4нче сыйныф укучылары катнашты. Алар язучылар һәм композиторлар иҗаты белән таныштылар, Казандагы театрлар турында мәгълүмат алдылар, табышмакларга җавап бирделәр, көйләрне тануда...