25 февраль 2015 яңалыклары
-
Туембашта яшәүче Галиябану Гыйльфанованы 90 яшьлеге белән район җитәкчесе котлады (+фото)
Туембаш авылында яшәүче Гыйльфанова Галиябану Гыйльфан кызы бүген үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны гомер бәйрәме белән район җитәкчесе Сергей Димитриев, җирлек башлыгы, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры котлады. Район җитәкчесе Галиябану апага Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Галиябану Гыйльфанова 38...
-
Китапларны яратырга кирәк
Мин Кукмарада туып-үстем, шушында тормышка чыктым һәм бүгенгәчә шушы гүзәл бистәбездә гомер кичерәм. Белемне 1нче мәктәптә алдым. Укый-яза белә башлаганнан бирле яратып китап укыйм. Кулыма яхшы эчтәлеклесе килеп керсә, барлык дөньямны онытып, ашау-йокы турында уйламыйча, бер сулышта укып бетерергә мөмкинмен. Татар телен яратырга, китапны аңлап, хөрмәт итәргә юл ачкан укытучым...
-
Сәрдекбашта авылдашлар истәлегенә хоккей турниры узды (+фото)
Анда барлыгы алты команда катнашты. Беренче урынны Сәрдекбаш командасы алды. Заһид Мөхәмәтҗанов хәбәре һәм фотолары
-
Поч.Сутерда гомер итүче Александра Семеновага 90 тулды
Поч.Сутерда яшәүче Семенова Александра Степановнага 90 яшь тулды. Аны юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Важашур авыл җирлеге башлыгы Петр Ивановлар котлады. Алар туган көн яисенә Россия Президентының котлау открыткасын, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар....
-
Туембаш җирлегендә спартакиада узды (+фото)
Туембаш авыл җирлеге халкы кышның язга авышкан бер мәлендә инде матур традициягә әверелгән спартакиадага җыйналды. Быел исә бу чараны "Хезмәткә һәм яклауга әзер" (ГТО) исеме астында үткәрергә булганнар. Уеннарга ГТО нормативларына кергән чаңгыда узышу белән мылтыктан атуны да керткәннәр. Бер елны Чуллыда, икенче елны Туембаш авылында уздырыла икән бу бәйрәм....
-
Кукмаралылар Түбән Камада чаңгы ярышлары буенча Татарстан чемпионатында катнашып кайтты
Түбән Камада мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан чемпионаты узды. Әлеге чарада кукмаралылар да катнашты. Илнур Гыймадиев, Илназ Ахмадуллин, Валентина Борисовалардан торган команда өченче урынны алды. Шулай ук Валерий Николаев, Илнар Сабировлар да уңышлы чыгыш ясадылар. Валентина Борисова шәхси беренчелектә беренче урынга чыкты.
-
Якташыбыз Минһаҗев Илшат Камил улы “Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм предприятиенең социаль программаларын гамәлгә ашыруга зур өлеш кертүе өчен якташыбыз "Органик синтез" Казан ачык акционерлык җәмгыятенең башлангыч һөнәр берлекләре оешмасы рәисе Минһаҗев Илшат Камил улына "Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.