25 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Язылганнарга кире кайтып: “Татар авылына дуңгыз кирәкме?”
Район газетасының ике санында "Татар авылына дуңгыз кирәкме?" дигән баш астында мәкалә чыкты. Минемчә, бу турыда бик уйлап язарга кирәк. Чөнки татар милләте әле ул мөселманнар гына түгел, шунда ук керәшеннәр дә керә. Шулай ук катнаш гаиләләр дә бар. Шуңа "мөселманнарга дуңгыз кирәкме?" дип язарга кирәк булгандыр. Күп халыкларның кухнясында...
-
“Шәфкать”тә дартс буенча ярышлар узачак
30 гыйнварда "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр арасында "Дартс" буенча райн ярышлары узачак. Ярыш 9.00 сәгатьтә башлана. Җиңүчеләрне бүләкләр, Мактау грамоталары көтә. фото: http://tv.rambler.ru/event.html?d=2013-05-08&event=181756382
-
Якташыбыз, танылган хоккейчы Фәнүзәнең перчаткасы Канадада калган
Сәрдекбаш авылы кызы, 16 яшьлек Фәнүзә Кадыйрова хоккей буенча яшьләрнең дөнья чемпионатында бронза медаль яулады. Орчык кадәр генә булган Фәнүзәнең егетләр белән бер командада "Олимп" боз сараенда хоккей уйнавын яратып күзәтә идем. Кай арада гына алканы эләктереп ала да, үзеннән бер башка озын яшьтәш егетләрен алдалап китеп, капкага кертә дә...
-
Кукмарада яшәүче Марина Иванованың кулларыннан гөл тама
Һәр кешегә матурлыкка омтылу хас. Мин дә әбиләремнең чигелгән сөлгеләрен, мендәр өслекләрен әле бүгенгедәй хәтерлим. Өйгә үзгә бер ямь биреп торалар иде аларның кул эшләнмәләре. Кукмарада да алтын куллылар шактый. Һәрчак ачык йөзле, ягымлы ханым Марина Иванованы гына алыйк. Кукмара өченче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Ижевск шәһәрендә психолог белеме ала...