24 июль 2015 яңалыклары
-
Җәй көне төзекләндерсеннәр иде
Садовая һәм Таҗи Гыйззәт урамнары киселешендә су агызгыч торба юк, язлыкта көчле су ташу төшеп, асфльтны "ашый". Пабло Неруда белән Садовая урамнары киселешендә дә шул ук хәл. Моннан тыш, бу урыннан өскә таба урам уты янмый: кичен мәчеткә йөрүчеләр өчен дә куркыныч. Фәнис Яруллин һәм Садовая урамнары киселешендә таш җәяргә...
-
1 июльдән газ ягулыгы өчен түләү артты
Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт комитетының 15.05.2015 елгы 4-1/г санлы карары нигезендә 1 июльдән газ ягулыгы өчен түләү артты: хәзер аның бәясе, 1 куб метр өчен 36 тиенгә күтәрелеп, 5 сум 16 тиен тәшкил итә. фото:http://i2.kurjer.info/wp-content/uploads/2015/04/14/varmint/150414_gaz.jpg?ea47fb
-
Өч кешене үтергән егетне гомерлек төрмә көтә
22 июльдә Яр Чаллы шәһәренең 44нче комплексындагы 5 катлы йортның бер фатирына төнге сәгать өчтә ачык тәрәзә аша кереп, 21 яшьлек Түбән Кама егете Шәүкәт Миндияров өч кешене үтергән. Аның уе урлашу булган. Йоклап ятучы ике ирне күреп, кухнядан пычак алган.Бу вакытта хуҗабикәнең 50 яшьлек энесе уянган. Миндияров аның муенына...
-
Кукмарада яшәүче Илназ Юнысовның әти-әнисенә командирының Рәхмәт хаты килде
Кукмарада яшәүче Сәвия һәм Илдар Юнысовларга уллары Илназ хезмәт иткән яклардан хәрби часть командиры, полковник Милованов тарафыннан имзаланган Рәхмәт хаты килгән. "Улыгыз кыска гына вакыт эчендә хәрби белгечлекне үзләштереп, хәрби осталыгын зур тырышлык белән камилләштерүгә омтыла. Командирларны, өлкән иптәшләрен һәм хезмәттәшләрен хөрмәт итә, үзенең дә дәрәҗәсен югалтмый, коллективта абруй казанды....
-
Казанда су спорты буенча дөнья чемпионаты старт алды
Бүген Казанда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты старт алды. Беренче көндә тамашачылар ирләрнең бер мертлы трамплиннан сикерүен генә карый алачак. Ярышлар су спорты төрләре Сараенда үтәчәк. Спортчыларның чыгышлары 15.00 сәгатьтә башланачак. Моннан тыш бүген кич белән "Татнефть-Арена"да Чемпионатны ачу тантанасы булачак, анда Россия президенты Владимир Путин да катнашачак. Бу...
-
Лубянда асфальт юл һәм капиталь ремонттан соң участок дәваханәсе ачылды(+фото)
Кичәге көн Лубян авылында истәлекле вакыйгаларга бай булды. "Республиканың авыл юлларын төзекләндерү программасы" кысаларында 500 метр озынлыкта салынган асфальт юлны һәм һәм капиталь ремонттан соң участок дәваханәсен ачу тантаналары булды. Бу чараларда район җитәкчесе Сергей Димитриев һәм башка җитәкчеләр катнашты. Соңыннан авыл мәдәният йортында халык белән очрашу уздырылды.
-
Камышлы авылында балалар өчен бәйрәм оештырылган(+фото)
Рамазан гаете көнне Камышлы авылында балалар өчен районкүләм бәйрәм оештырылган. "БәйрәмебезКоръән һәм дога белән башланып китте. Чарада Иске Пенәгәр авылыннан килгән балалар да бар иде. Барлыгы йөздән артык бала төрле уеннарда катнаштылар һәм ахырдан, май аенда ук игълан ителгән "Авылым мәчете" конкурсында катнашучылар, мәйдан уртасына чыгып, үз бүләкләрен алдылар. Барлык...
-
Анна Андреева дәүләт ярдәме белән фатирлы булган
Яшәр өчен үз куышың булу - кешенең бәхетле тормышы, уңышлы хезмәт эшчәнлеге өчен төп шартларның берсе ул. Ә торак мәсьәләсе бүгенге көндә шәһәрдә генә түгел, авылларда да кискен тора. "Авылда яшәүче яшь гаилә һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү", "Федераль социаль программа кысаларында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү", "Социаль...