Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анна Андреева дәүләт ярдәме белән фатирлы булган

Яшәр өчен үз куышың булу - кешенең бәхетле тормышы, уңышлы хезмәт эшчәнлеге өчен төп шартларның берсе ул. Ә торак мәсьәләсе бүгенге көндә шәһәрдә генә түгел, авылларда да кискен тора. "Авылда яшәүче яшь гаилә һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү", "Федераль социаль программа кысаларында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү", "Социаль...

Яшәр өчен үз куышың булу - кешенең бәхетле тормышы, уңышлы хезмәт эшчәнлеге өчен төп шартларның берсе ул. Ә торак мәсьәләсе бүгенге көндә шәһәрдә генә түгел, авылларда да кискен тора. "Авылда яшәүче яшь гаилә һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү", "Федераль социаль программа кысаларында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү", "Социаль ипотека", "Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме" , "Ятим балаларны торак белән тәэмин итү"дигән республика президент программаларының гамәлгә ашырылуы исә - торак мәсьәләсен хәл итүнең нәтиҗәле ысулы.

Торак бәяләре бик кыйммәт булганлыктан, аны сатып алу һәркемнең дә көченнән килми, билгеле. Йорт төзим, дисәң дә төзелеш материаллары янына якын бара торган түгел. Аеруча яңа гына гаилә корып, тормыш итә башлаучыларга авырга туры килә. Шуңа күрә алда санап үтелгән республика программаларында катнашырга теләүчеләр саны районыбызда кимеми, арта гына бара. Ташламалы шартларда йорт һәм фатир белән тәэмин итүне күздә тоткан "Социаль ипотека" программасы аеруча популяр. Әлеге программа эшли башлаганнан алып бүгенге көнгә кадәр районда 235 кеше фатирлы, өйле булды, тагын 70тән артык гаилә тораклы булуга чират көтә икән.

"Авылда яшәүче яшь гаилә һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү" программасын да яшь гаиләләр үз итә. Йорт төзү өчен дәүләттән бирелә торган зур сумманы алырга теләүчеләр безнең районда шактый.

- Соңгы биш ел эчендә барлыгы 88 гаиләгә бу программа нигезендә .95 миллион 260 мең сумлык ярдәм күрсәтелде. Бүгенге көндә 357 кеше исәптә тора, - ди район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең баш белегече Ләйсән Закирова.

Ә менә "Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме" программасы нигезендә безнең районда барлыгы 61 гаилә торак шартларын яхшырткан. Поселокның Ленин урамында - 30, Королев урамында - 16 фатирлы йорт төзелсә, тугыз гаилә икенчел торактан фатирлы булган. Ә алты гаилә йорт төзелешен тәмамлау өчен акча алган. Бу программа шартлары буенча гаиләгә 400 мең сум акча бирелә. 15 ел эчендә әлеге сумма бернинди процентларсыз хөкүмәткә кире кайтарылырга тиеш.

-Без Кукмараның Сөләйманова урамына йорт җиткерә идек. Бирелгән акчаны кайтарып бирәсе булуы да куркытмады. Банклардан ссуда алсаң, никадәр сумманы артыгы белән түләргә кирәк бит әле. Программага чиратка баскач, түземсезлек белән акча килгәнен көттек, - ди "Гөрләвек" балалар бакчасының кече тәрбиячесе Гүзәл Яруллина. - Узган елның август ахырында акча килгәнен хәбәр иттеләр, эшләребезне тәмамлап, ноябрь аенда йортыбызга күчтек. 400 мең сумга өебезгә газ керттердек, төзелеш материаллары алдык. Акча кулга бирелми, шуңа күрә бар эшне дә килешү кәгазьләре нигезендә башкардык. Ирем Илнурның да төпле эш урыны булганлыктан, ай саен 2250 сум акча түләп бару куркытмый безне.

"Ятим балаларны торак белән тәэмин итү" республика президент программасы кысаларында соңгы биш ел эчендә 32 ятимнең үз куышы булды. 2013 елда безнең районнан 28 ятимгә Казан, Яр Чаллы калаларыннан фатирлар бирелсә, узган ел Кукмараның Гафиятуллин урамы, 1 "Т" адресы буенча урнашкан күпкатлы йорттан 4 кешегә фатир ачкычлары тапшырылды. Әлеге бәхетлеләрнең берсе - Анна Андреева. Әти-әнисе баш тарткан кызны Оштырма Юмья авылында яшәүче әтисе ягыннан апасы - Галина Карпова опекага ала.

-Апа мине какмый-сукмый, өч баласы була торып, үз кызыдай тәрбияләп үстерде, - ди Анна. - Опекада булганнарга фатир биреләчәген әйткәннән соң, документларны әзерләп тапшырдык . Узган елның 31декабрендә тантаналы төстә безгә үз фатирларыбызның ачкычларын кулыбызга бирделәр. Яңа елга моннан да зур бүләк булу мөмкинме соң?! Безнең кебек ятимнәрне сөендереп, мондый төр программаларны тормышка ашыручыларга чиксез рәхмәтлемен.

Анна бүгенге көндә ике яшьлек кызы Елизавета, өч айлык улы Артем белән Урта Комар авылында иренең әнисе янәшәсендә яши икән. "Ирем Дмитрий Казанда милициядә эшли, балаларыбыз кечкенә булганлыктан, хәзергә авылда яшәп торабыз. Үзем читтән торып Казанда институтта да укыйм әле. Балаларыбыз тернәкләнеп китүгә Кукмарага күчәргә уйлыйбыз", -диде ул.

Илдус ГАПТРАХМАНОВ, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт Торак фондының райондагы вәкиле:

-"Ятим балаларны торак белән тәэмин итү" республика президент программасына соңгы вакытта үзгәрешләр керде. Фатиры була торып та эш табу авыр булганлыктан, күпләр читкә китеп эшләргә мәҗбүр. Ә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә белгечләр җитми, диләр. Шуңа күрә республиканың Дәүләт Торак фонды авыл җирлекләрендә дә авыл хуҗалыгы предприятиеләре бюджет оешмалары җитәкчеләре тәкъдиме белән ятимнәр өчен йорт төзеп бирә ала. Быел без мунчасы, сарае булган 15 йорт төзү өчен заявка кабул итәргә әзер.

Лилия НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk