23 август 2014 яңалыклары
-
"Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесе бара
Гармун алыйк әле, дуслар, гармун уйнатыйк әле... Алинә ӘХМӘТОВА, Нырты авылы
-
“Сельхозтехника”ның элеккеге җитәкчесе Мәлик Миргалиевны халык хөрмәт белән телгә ала
Кукмараның "Сельхозтехника" предриятиесе эшчәнлеген ун еллап элек туктатса да, даны сүнми яши әле. Заманында өч йөздән артык эшче-хезмәткәрне берләштергән, күмәк хуҗалыкларның барлык техникасын төзекләндереп-ремонтлап торган оешма район тарихында, чыннан да, зур эз калдырган. Аны ике дистә елдан артык җитәкләгән Мәлик Миргалиевны да халык хөрмәт белән, зурлап телгә ала. Моннан меңнәрчә...
-
"Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесе бара
Назны һәркем ярата. Ульяна Демьянова.
-
Иске Юмья китапханәсендә балалар алма Спасы турында сөйләште
Анда кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары чакырылган иде. Китапханәче балаларга әлеге бәйрәмнең килеп чыгышы, төбәкнең гореф-гадәтләре хакында сөйләде, халык сынамышлары, мәкаль-әйтемнәр белән таныштырды. Укучылар август аенда өч төрле Спас билгеләнеп үтүен белделәр. Аның беренчесе - балның беренче уңышы уңаеннан Бал Спасы, икенчесе Алма Спасы, ә өченчесе Икмәк яисә Чикләвек...
-
"Ялкын"да республика турниры үткәреләчәк
Һөнәри көрәш лигасы кысаларында 23 августта Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексында республика турниры үткәрелә. Программада: киокусинкай каратэ, сугышчан самбо, татфайт, кикбоксинг. Башлана 14.00 сәгатьтә. фото: http://www.sostav.ru/news/2009/01/19/7/
-
Почта бүлекчәсе җитәкчесе Нәзирә Вәлиуллинаның хыялы тормышка ашкан
Почта хезмәткәрләре кышкы салкыннарда да, җәйге челләдә дә, карлы, яңгырлы көннәрдә дә халыкка хезмәт итәләр. Авыр сумкаларын күтәреп, өйдән-өйгә яңа табадан төшкән газета-журналларны өләшәләр. Аларның хезмәтләрен яратуы, җаваплы каравы нәтиҗәсендә без район тормышы, ил-көн яңалыклары белән танышабыз, рухи азык туплыйбыз. Әле почтальон эше аның белән генә чикләнми шул: пенсияләр тарату,...