Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Почта бүлекчәсе җитәкчесе Нәзирә Вәлиуллинаның хыялы тормышка ашкан

Почта хезмәткәрләре кышкы салкыннарда да, җәйге челләдә дә, карлы, яңгырлы көннәрдә дә халыкка хезмәт итәләр. Авыр сумкаларын күтәреп, өйдән-өйгә яңа табадан төшкән газета-журналларны өләшәләр. Аларның хезмәтләрен яратуы, җаваплы каравы нәтиҗәсендә без район тормышы, ил-көн яңалыклары белән танышабыз, рухи азык туплыйбыз. Әле почтальон эше аның белән генә чикләнми шул: пенсияләр тарату,...

Почта хезмәткәрләре кышкы салкыннарда да, җәйге челләдә дә, карлы, яңгырлы көннәрдә дә халыкка хезмәт итәләр. Авыр сумкаларын күтәреп, өйдән-өйгә яңа табадан төшкән газета-журналларны өләшәләр. Аларның хезмәтләрен яратуы, җаваплы каравы нәтиҗәсендә без район тормышы, ил-көн яңалыклары белән танышабыз, рухи азык туплыйбыз. Әле почтальон эше аның белән генә чикләнми шул: пенсияләр тарату, түләүләр кабул итү дисеңме...

Березняк авылы почта бүлекчәсе җитәкчесенә шалтыратып сөйләшкәч тә әле бу ягымлы тавышлы ханымның без Зур Сәрдек гимназиясендә укыган елларда вахтер булып эшләгән, яраткан Нәзирә апабыз икәнен танымаган идем.

Язмыш бит адәм баласын кайларда гына йөртми, тормышында нинди генә борылышлар китереп чыгармый. Урта Шөн авылы кызы Нәзирә Вәлиуллина бүгенге көндә Березняк авылы килене, тормыш иптәшенең яраткан хатыны, улларының иң кадерле, сөйкемле әниләре. Инде бу авылда почта бүлекчәсе җитәкчесе булып эшләвенә дә унбер ел булган икән. Шушы җаваплы вазыйфа белән бергә Югары Оштырма, Аман Оштырма, Березняк авылының бер өлешенә почта да өләшә ул.

-Дөресен әйткәндә, почтальон эшенә кечкенәдән кызыгып үстем. Мәктәпне тәмамлагач, документларымны да шул белгечлеккә тапшырырга уйлаган идем, әмма дус кызым чакыргач, аңа ияреп тегүчелеккә кердем. Зур Сәрдектә яшәгәндә күп тегә идем, хәзер вакыт җиткереп булмый, - ди Нәзирә апа.

Нинди генә эшкә урнашсаң да, иң башта югалып каласың, булдыра алырмынмы, кешеләрнең ышанычын аклармынмы, дип борчыласың. Нәзирә апага да почта бүлекчәсе җитәкчесе эше җиңел генә бирелмәгән. Газета-журналлар, хисап документлары арасында күмелеп калгандай хис иткән ул үзен. Әмма шушы башлангычта кемнең дә булса ярдәмен тою күңелгә канатлар куя. Нәзирә апа бу хезмәтнең асылын аңларга ярдәм иткәне өчен, утыз биш ел шушы урында эшләп, лаеклы ялга чыккан Нурия Сафинага гомере буе рәхмәтле. Бүгенге көндә үзе дә киңәш сорап мөрәҗәгать итүчеләргә теләп булыша.

-Нәзирә апа янәшәсендә почтальон булып эшли башлаганыма ике ел булды. Эшли башлагач та бик авыр иде, җитәкчемнең хәлгә керүе, аңлавы, файдалы киңәшләре авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Камышлы авылында кешеләрне белмим, өй номерларын табарга кирәк, ул вакытта да аңа шалтырата идем, - ди Березняк авылының икенче яртысына һәм Камышлы авылына почта таратучы Фәридә Миннеханова.

Почта хезмәткәре эшенең барлык ваклыкларын үзләре генә беләдер: вакытында документ эшен дә эшләргә, газета-журналларны таратып өлгерергә кирәк, пенсия тапшырган вакытта бигрәк тә игътибарлы булу сорала. Бу очракларда гаилә әгъзаларының теләктәшлегенә, ярдәменә таянырга туры килә.

-Аллага шөкер, кайнана-кайната белән бик әйбәт яшибез. Балаларны тәрбияләүдә алар зур терәк, эштән сәгать ничәдә кайтып керсәк тә, ашарга пешкән. Кайната мәчеткә барганда да юл уңае кешеләрнең газета-журналларын үзем куям, дип ярдәмен тәкъдим итә. Ә тормыш иптәшем Айдар, гомумән, иҗади күңелле кеше. Вакыты булганда үзе дә каләм тибрәтергә, нәрсә дә булса язарга мөмкин. "Яңа килгән гәҗитнең исләре үк тәмле", - дип шаяртырга ярата ул. Машина белән мине озатып йөрүнең дә бер авырлыгын күрми, һәрвакыт теләп булыша. Ул эштә булганда олы улым Илнар ярдәмгә килә, - диде Нәзирә Вәлиуллина.

Шулай бергә-бергә эшләгәндә, тормыш авырлыклары сизелми дә үтеп китә. Хезмәтеңне яратырга, эшләгән эшеңнән тәм табып яшәргә кирәк. Ә Нәзирә апаның тормышы түгәрәк, язмыш аңа яшьлек хыялын да тормышка ашырырга ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X