«Әти, бүген миңа тугыз яшь тулды. Беркем дә котламады. Тәрбияче апалар «Бандит!» дип рәнҗетәләр»
"Исәнме, әтием! Сиңа хатны улың Ринат яза. Әти, бүген миңа тугыз яшь тулды. Беркем дә котламады. Миннән өч яшькә олырак Рушания: «Ринатның туган көне!» – дип, барысына әйтеп йөрсә дә, берәү дә миңа бүләк бирмәде. Бары Рамил генә кулымны кысты. Ә калганнар, авырттырып, колагымны тарттылар. Мин елап җибәргәч, бөтенесе дә көлде. Әти, син янымда булсаң, алар мине кыйнамаслар иде. Коля да, Илшат та «Мәскәү күрсәтәбез» дип колактан кысып күтәрмәсләр иде. Тәрбияче апалар да «Бандит!» дип рәнҗетмәсләр иде. Әти, алдагы ике хатыма җавап бирмәдең: тизрәк кил инде, сагындым бит. Ә аннары, әти, миңа уенчык автомат алып кил әле. Бинокль, фонарь, кызыл уты еракка сала торган лазер да кирәк. Әти, тизрәк кил! Көтәм!
Синең улың Ринат».