Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • «Әти, бүген миңа тугыз яшь тулды. Беркем дә котламады. Тәрбияче апалар «Бандит!» дип рәнҗетәләр»

    "Исәнме, әтием! Сиңа хатны улың Ринат яза. Әти, бүген миңа тугыз яшь тулды. Беркем дә котламады. Миннән өч яшькә олырак Рушания: «Ринатның туган көне!» – дип, барысына әйтеп йөрсә дә, берәү дә миңа бүләк бирмәде. Бары Рамил генә кулымны кысты. Ә калганнар, авырттырып, колагымны тарттылар. Мин елап җибәргәч, бөтенесе дә көлде. Әти, син янымда булсаң, алар мине кыйнамаслар иде. Коля да, Илшат та «Мәскәү күрсәтәбез» дип колактан кысып күтәрмәсләр иде. Тәрбияче апалар да «Бандит!» дип рәнҗетмәсләр иде. Әти, алдагы ике хатыма җавап бирмәдең: тизрәк кил инде, сагындым бит. Ә аннары, әти, миңа уенчык автомат алып кил әле. Бинокль, фонарь, кызыл уты еракка сала торган лазер да кирәк. Әти, тизрәк кил! Көтәм! Синең улың Ринат».

    Хат язылган кәгазь битен дүрткә бөкләп, кесәсенә салгач, Ринат тәрәзә каршына килде. Урамнан тыз-быз машиналар уза, дөбер-шатыр трамвайлар үтеп китә, туктаусыз кешеләр төркеме агыла. Машиналарның арт кы утыргычларында тәрәзәдән карап барган малайкызларны, урамнан әтисе, әнисе белән җитәкләшеп узган яшьтәшләрен күргәч, Ринатның күзенә яшьләр тыгыла. Шушы йорттан чыгып качасы, шул машиналарга утырып шәһәр гизәсе, әтисенең кулыннан тотып, шау-шулы урамнан рәхәтләнеп атлыйсы килә. Тик юк шул! Ярамый да! Ринатка һәм аның белән бергә яшәгән балаларга шушы сары йорттан рөхсәтсез беркая да чыгарга ярамый

    Ринат бу сары йортны бер дә яратмый. Өч катлы, урыны-урыны белән сары буяулар кара-соры төскә керә башлаган бу йорт тыштан төрмәгә ошаган. Ә эчендә – мәхшәр! Монда Ринат кебекләр дә, аннан зурраклар да, кечерәкләр дә бик күп! Кызлар азрак, нигәдер күбесе – малайлар. Араларында Илшат кебек озын буйлылары да, Коля сыман көчлеләре дә, Саша төсле бөкреләре дә бар. Коридордан беркайчан да тыныч кына узып булмый: йә кемдер синең колагыңа чиртә, кайсыдыр аяк чалып ега. Рәхәтләнеп ашау турында сүз дә юк: йокымсырап утырсаң, ач калуың да бар. Ә йоклаганда исә…

    Ринат – үзе йомшак холыклы малай. Илшат белән Коля аны көненә берничә тапкыр елаталар. Рәнҗетелгән, кимсетелгән малай бер почмакка барып утыра да тавышсыз гына елый. Ничек тә тавыш чыгармаска, ишеттермәскә тырышып елый. Югыйсә тәрбияче апаларының ишетүе бар. Ә алар!.. Алар Ринатны ничек кенә сүкмиләр, ничек кенә кимсетеп атамыйлар. Ринатның бернинди начарлык та эшләгәне юк: беркем белән сугышмый, кызларның чәчен тартмый, үзеннән кечерәкләрне кыйнамый. Ә тәрбиячеләрдән һаман аңа эләгә. Эх, әтисе булсамы?.

    Монда бер малайның да, бер кызның да әтисе, әнисе, я кын туганнары юк. Тик алар кайчандыр булганнар, нигәдер нарасыйларын ташлап калдырганнар… Һәркем үзенең әти-әнисен күз алдына китерергә тырыша. Коля әтисен озын буйлы, теләсә кемне җиңә ала торган көчле кеше дип уйлый. Илшат исә аны чит ил машинасында утырып йөри торган бай дип күз алдына китерә. Ә Ринат әтисен бай, көчле дип уйламый. Аның хыялында ул – көләч йөзле, гел елмаеп торучы кеше. Ул Ринатны бик тә ярата. Хыялында малай, әтисе белән җитәкләшеп, урамнардан атлый, футбол карарга бара (Ринат футболны бик ярата), өйләрендә, аның куенына сыенып, телевизор карый, бергәләшеп мәктәптән бирелгән мисалкүнегүләрне эшлиләр. Башка малайлар «әти»ләре ту рында сөйләп мактанганда, ул эндәшми: үзенең хыялындагы «әти»се белән серләшә. «Әти»ләре турында күпме сөйләсәләр дә, никадәр мактансалар да, малайлар янына бер генә әтинең дә хәл белергә килгәне юк! Юк шул… Ринат узып баручы ирләрне үзенең әтисе итеп күз алдына китереп карый, аның шушы сары йорттан йөгереп чыгып күңеленә ошаган кешегә «Әти!» дип эндәшәсе килә… Тик ярамый… тәрбияче апалары ачулана. Калганнар мәш килеп сугышканда, елашканда көлешкәндә, ниндидер уен уйнаганда, Ринат аларга катышмый. Тәрәзә каршына килә дә, терсәкләренә таянып, урамны, тирә-юньне күзәтә. Машина йөртүчеләр, узып баручы кешеләр, хәтта кояш йөзеннән, болытлардан әтисен эзли. Тәрбияче апалары аның читтә торуын гел дә яратмый, ачуланып, аны да уенга кушмакчы була. Тик Ринат теләми…

    …Ә беркөнне аларга абыйлар-апалар кунакка килде. Бик күп уенчыклар, матур тышлы дәфтәрләр, төсле карандашлар бүләк иттеләр. Алар, йортның зур залын шарлар белән бизәп, концерт куйдылар, төрле уеннар уйнаттылар. Ә ахырдан балалар белән фотога төштеләр. Ринат та фотога төште. Аның өч рәсеме генә бар: икесе кечкенә вакытта төшкән, ә берсе – узган елгы. Абый-апалар икенче атнага ук ясатып алып килергә вәгъдә бирделәр.

    Кунаклар таралыша башлауга, Илшат, Коля стенада эленеп торган шарларны шартлатырга керештеләр. Аларга калганнар кушылды. Ринат яшел төсле шарны кочаклап, бүлмәдән атылып чыкты. Үзе ошаткан яшел төсле бу шарны шартлаттырасы килмәде аның.

    Әсәренеп бүлмәдән чыгуын күргән бер ир, ишеккә җиткән җиреннән туктап, Ринатка иелде. Аннары, пышылдап:

    – Ник шулай кабаланасың? Исемең ничек? – дип сорады.

    – Ринат исемле мин. Абый, шар төйнәлеп бәйләнгән, чишеп бир әле?

    – Бик яхшы кабартылган бит? Нигә һавасын чыгарасың?

    – Алайса, аны Илшат шартлатачак. Ә болай мин аны саклыйм. Аннары Рушаниянең туган көненә бүләк итәм. Ирнең күзенә яшьләр тыгылды.

    – Ринат, ә сиңа ничә яшь соң?

    – Сигез. Нәкъ бер айдан тугыз тулачак.

    – Егетсең: яшеңне беләсең икән. Яхшы укыйсыңмы?

    – Бишкә генә! Абый, миңа телефон номерыңны бир әле. Мин сезгә шылтыратыр идем...

    Ир, кесәсеннән кәгазь һәм каләм чыгарып, саннарны язды да малайга сузды.

    – Ә синең кесә телефоның бармыни? – дип сорады ул.

    – Юк. Ә мин сезгә барыбер шылтыратам...

    Реклама

    Тәрбияче апалары аларга килгән кунаклардан номерларын сорамаска куша. Тик бу абый Ринатка якын, үз тоелды. – Абый, ә сез кайда эшлисез?

    – Заводта. Мастер.

    – Сезнең әтиегез бармы?

    Ир ни дияргә белми аптырап калды. Аннары сак кына:
    – Бар, – диде.

    – Ә улыгыз?

    – Әйе, ике улым бар...

    – Сез аларны яратасызмы?     

    – ...Әйе...

    –  Ә мине?

    – Сине дә... – Ир кечкенә, ябык малайны кочагына кысты. Керфекләре арасыннан бәреп чыгарга омтылган яшьләрен тыярга тырышып, Ринатның колакларына әкрен генә пышылдады:

    – Мин синең яныңа килермен, Ринат. Көт мине! – Аннары торып басты да ашыгып чыгып китте.  Ринат аның йортлары ишегеннән чыгуын өченче кат тәрәзәсеннән күзәтте. Ир, йорт ишегалдына чыгуга, каерылып, Ринат басып торган тәрәзәгә карады. Малайга кул изәде дә, капкадан урамга чыгып, тиз-тиз атлап китте... һәм күздән югалды...

    ...Ринат тәрәзә пыяласына кулларын куйган килеш бик озак басып торды. Күңелсезләнеп кире борылганда, алар яшәгән йорт капкасы турысында таныш гәүдә, таныш йөз күренде. Капкадан кереп, ике-өч адым атлауга, башын күтәреп, өченче кат тәрәзәсенә карады. Ир белән Ринатның карашлары бер мизгелгә очрашты. Ир елмаеп кул изәүгә, Ринат, баскычлар буйлап очып төшеп, урамга атылды. Ишегалдына чыгуга, туп-туры ирнең кочагына чумды. Бер-берсенә сыенышып, алар бераз сүзсез басып тордылар. Беренче булып ир телгә килде: – Туган көнең котлы булсын, Ринат! Ул кулындагы уенчыклар салынган сумкасын малайга сузды.

    Ринатның күзенә яшьләр килде.

    – Рәхмәт... – диде ул.

    – Бәхетле бул, Ринат...

    – Рәхмәт, әтием, – дип пышылдады малай. Аның бу сүзләрен ир ишетмәде. Ул янә аны кочагына алды. ...Ир Ринатны уллыкка алуга хатынын күндерә алмаганына малайны жәлләп, ә Ринат исә гомерендә беренче мәртәбә үзе өчен тансык, кадерле сүз – ӘТИ сүзен пышылдап булса да әйтә алу сөенеченнән елыйлар иде...


    Рөстәм ГАЛИУЛЛИН

    чыганак: http://yalkyn.ru/news/ijat/ti

    фото: https://pixabay.com/ru/photos

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: