1 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Татар эстрадасының танылган җырчысы Алсу Хәбибуллина ике бала белән утырып калганмы?
Татар эстрадасының танылган җырчысы Алсу Хәбибуллина бу арада клип төшерү белән мәшгуль. Яңа клипның нечкәлекләре һәм гаиләсендәге яңалыклары турында җырчының үзеннән сораштык. - Алсу, "Яраларга кагылмаска иде" җыры, аның клибы уңышлы һәм популяр булды. Яңа клибың да халык күңелен яулый алыр микән? Нинди җырга төшерелә ул? - "Сагынырсың әле еллар...
-
2 гыйнварда Кукмарада узачак бәйрәм чаралары программасы
Җиңү Паркы каршында 13.00 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр Яңа ел концерты; Манзарас мәктәбе стадионында10.00-13.00 сәгатьләрдә. балалар өчен бәйрәм чаралары: спорт бәйгеләре, конкурслар, чыршы әйләнәсендә Кыш бабай, Кар кызы белән уеннар оештырыла.
-
Кышкы урман (шигырь)
Чиста, коры, саф һавасы белән Каршылады мине кышкы урман. Кар астында калган яшел алан Төрле җәнлек эзе белән тулган. Чыршы тирәсендә куян йөргән, Тәмле җимме әллә эзләгән? Тычкан эзләп төлке чабып узган, Аучы киткән аның эзеннән. Очратканмы аучы бу төлкене, Юлы аның бүген уңганмы? Куян белән төлке бик күп быел,...
-
Салават Фәтхетдинов кызын кияүгә биргән
30 декабрьдә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов икенче кызы Алинәне кияүгә бирде. Никах мәҗлесе Казанның Мәрҗани мәчетендә узган. Яшьләрне котлап, татар эстрадасының күп кенә артистлары чыгыш ясаган. Аларның фотолары әкренләп интернет челтәрендә пәйда була башлады. Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар исә артистлар арасында мәҗлескә чакырылган бердәнбер кунак булган. "Салават белән бик...
-
34 градуска кадәр салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 1-3 гыйнварда һава температурасы сизелерлек түбән төшәчәк. Һава температурасы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә - 18-23, аязган вакытта 30 градус салкын булачак. 1-2 гыйнварда республиканың көнчыгыш чигендәге районнарда 32-34 градуска кадәр суыта. Бу көннәрдә максималь һава температурасы - 16-22, 1 һәм 2...
-
Унике елга яшәреп алыйк әле
Төннәрен төпсез, караңгы күк гөмбәзендәге йолдызларга күз салам да, илләрнең, аерым кешеләрнең язмышларына ничек тәэсир итә икән алар дигән фәлсәфи уйларга биреләм. Әнә шул йолдызлар фаразы буенча Маймыл елына кердек. Их, беләсе иде, ниләр көтә икән безне анда? "Киләчәкне күзаллау өчен үткәннәрне белү файдалы" дигән фикер белән 2004 елгы газеталар...