Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Унике елга яшәреп алыйк әле

Төннәрен төпсез, караңгы күк гөмбәзендәге йолдызларга күз салам да, илләрнең, аерым кешеләрнең язмышларына ничек тәэсир итә икән алар дигән фәлсәфи уйларга биреләм. Әнә шул йолдызлар фаразы буенча Маймыл елына кердек. Их, беләсе иде, ниләр көтә икән безне анда? "Киләчәкне күзаллау өчен үткәннәрне белү файдалы" дигән фикер белән 2004 елгы газеталар...

Төннәрен төпсез, караңгы күк гөмбәзендәге йолдызларга күз салам да, илләрнең, аерым кешеләрнең язмышларына ничек тәэсир итә икән алар дигән фәлсәфи уйларга биреләм. Әнә шул йолдызлар фаразы буенча Маймыл елына кердек. Их, беләсе иде, ниләр көтә икән безне анда? "Киләчәкне күзаллау өчен үткәннәрне белү файдалы" дигән фикер белән 2004 елгы газеталар төпләнмәсен кулга алам. Үтеп киткән Маймыл елына ягъни. Ягез, шул вакытларга "кире кайтып", унике елга яшәреп алыйк әле.

Иң элек елның мөһим вакыйгасын искә төшерик: Россия Президентын һәм Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаганбыз. Ил башлыгы итеп икенче тапкыр Владимир Путинның сайланганы хәтерегездәдер әле.

Районыбызда ул ел изге эшләр белән башланып киткән: февральдә Янил авылында яңа төзелгән мәчет ачылган. Югары Чура авылында мәһабәт мәдәният йортының файдалануга тапшырылуы да зур бәйрәм төсе алган. Бу тантанага республикабызның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, милләтебезнең аксакал язучысы, Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин (урыны җәннәттә булсын) һәм башка дәрәҗәле кунаклар килгән. Алар шулай ук Зур Кукмарада сафка баскан "Ялкын" яшүсмерләр клубында, поселокның Королев урамында төзелгән 32 фатирлы яшьләр йортын ачу тантанасында булганнар. Әлеге йорт - Кукмарага ипотека системасының үтеп керүе мисалы. Шул елны республика ипотека агентлыгы районыбызда тәкъдим итү чарасы үткәреп, ипотеканың уңай якларын аңлаткан.

Районда төзелешләр тукталып тормаган. Кукмараның Чернышевский урамында тузган торакны бетерү программасы нигезендә төзелгән 30 фатирлы йорт файдалануга тапшырылган. Югары Арбашта - урта, Югары Өскебашта башлангыч яңа мәктәпләр сафка баскан. Ә Нырты мәктәбе үзенең 40 еллыгын билгеләп үткән.

Тормышыбызда яңа технологияләр, заманча электр җиһазлары көннән-көн күбрәк урын алган. Поселокта беренчеләрдән булып оргтехника сатучы "Консул" сәүдә үзәге, электр товарларын тәкъдим итүче "Эльдорадо" кибете ачылган. Ә үзәк район дәваханәсенә заманча аппарат - цифрлы флюорограф кайткан.

Үзебезнең сөт-май, казылык җитештерүчеләребез дә исән булган әле ул чакта. "Кукмара икмәге" кулланучылар җәмгыяте иттән генә торган 12 төрле казылык (колбаса) эшләп чыгарган. Сөт-май комбинатында "Россиянең иң яхшы 100 товары" бәйгесендә көмеш медаль алган "Нократ" сырын сатуга чыгаруны дәвам иткәннәр. Моның өстенә Костромской һәм Буковинский сырлары, "Традиционное" мае, аксым белән баетылган йодлы "Умница" сөте җитештерелә башлаган. Бу ризыкларның барысы да сагынып сөйләргә калды. Чит ил санкцияләре белән бәйле вәзгыять, бәлки, аларны кайтаруга этәргеч ясар. Районда бу ашамлыкларны җитештерү серләрен саклаган белгечләр бар бит әле.

"Агрохимсервис" җәмгыятенең орлыктан бәрәңге үстерү тәҗрибәсе турында илнең төрле төбәкләрендә белеп алганнар. Әлеге җәмгыять һәм аның ярдәмче хуҗалыгы базасында Бөтенроссия семинары үткәрелгән. Кызганыч, 2010 елгы корылык орлык материалын юкка чыгару нәтиҗәсендә, биредә хәзер "икенче икмәк" игелми. Шәхси хуҗалыкларда да бәрәңге уңышы күпкә кимеде бит.

Ә менә 2004 елда Әсән-Елга авылында яшәүче Сәлим Миннемуллин үз бакчасында шаккатмалы уңыш үстерүгә ирешкән: бер бәрәңге бүлбесе берәр кило тарткан.

Халык кинога йөрүдән бизеп килгән мәлдә "Юбилейный" кинотеатры ничек тә үз көнен күрергә тырышкан. Кече залында өй кинотеатры эшли башлаган, прокатка видео һәм ДиВиДи кассеталарын биреп торганнар, прокатның бер көне 10 сум булган. Өс һәм аяк киемнәре сатарга килгән оешмалар да шушында тукталганнар. Танымаслык булып үзгәртеп корылган әлеге бинада хәзер Пенсия фонды идарәсе урнашкан.

Халык әкренләп диңгез буенда ял итәргә ияләшә башлаган. Кукмарадан Анапага кадәр 10 көнгә автобус барган. Бару-кайту бәясе 3500 сум булган, ягъни район буенча уртача бер айлык хезмәт хакы, дигән сүз.(Сәнәгать һәм төзелеш оешмаларында ул өч мең сумнан аз гына артса, сөт-май комбинатында 4 мең сум булган).

Районыбыз делегациясе, бер меңгә якын чакрым ара үтеп, Чиләбедә сабан туе үткәрүдә катнашкан. Шөкер, "Әйдә, киттек Чиләбегә, ничу монда чиләнергә" дигән әйтем күптән искергән инде: үзебездә җитештерелгән продукцияләр, сәнгать осталарының чыгышлары белән таң калдырып кайткан алар.

Медицина өлкәсендә эшмәкәрлеккә беренче адым ясалган. Табиб-стоматолог Габдрахман Һадиев тешләрне дәвалау буенча шәхси кабинет ачкан. Хәзер андый кабинетлар районда инде берничә. Казаннан тибетча дәвалаучы табиблар килә, дигән белдерү дә басылган газетада. Безнең беркатлылыктан файдаланучылар булдымы икән: "Тибет" сүзе генә дә могҗизага ышандыра бит.

Ә менә Иске Оча авылында яшәүче Николай Павлов иске йортларын сүткәндә хәзинә тапкан. Алтын-көмеш дип уйламагыз тагын, бер төргәк кәгазь акчаларга тап булган. Аларның бер өлешен хуҗа музейга тапшырган. Редакциябездә эшләп киткән журналист Гөлназ Галимҗановага да (ул чакта мәктәптә укыган) бәхет елмайган: балаларны яклау фонды чыгарган лотерея билетына 10 мең сум акча откан. Чагыштыру өчен: 14-29 дюймлы телевизор бәясе 2650 сумнан башланган. Хезмәт хаклары турында алда әйтеп киткән идек инде. Базар бәяләренә килгәндә, сыер ите 50 сум, бәрәңге -3-4, алма - 5-10, сөтнең бер литры - 8, йомырка - 18-20 сум булган. Акча димәктән, коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары җыелган кешеләрнең исемлеге газета битләрендә бирелеп, дөньяга фаш ителгән.

Давыллар, гарасатлар күп булган ул елны. Кәбисә ел булгангамы? Комар тавындагы телерадиотапшырулар вышкасындагы тапшыргычны яшен суккан хәтта.

Киләсе Маймыл елы нинди булыр инде... Астрономнар апрель аенда дөнья бетәчәк дип куркыткан булалар тагын. Янәсе, Җиргә Кояш зурлыгындагы Нибиру планетасы якынлаша. Җир белән бәрелешмәгән очракта да, аның тәэсире бик зур һәлакәтләр тудырачак, диләр. Кайбер галимнәр белдерүенчә, бу планета белән очрашу безгә моннан өч ел элек тә һәм быелгы декабрь аенда да янаган. Шөкер, яшибез бит әле. Киләчәккә дә планнарыбыз зурдан.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk