6 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Популяр юмор остасы Гөлгенә ярты миллион акчасыннан колак каккан
Популяр юмор остасы, автор башкаручы Гөлгенә халык телендә "пирамида" дип атап йөртелүче оешма корбаны булган. Сеңлесе киңәше буенча, Гөлгенә югары процент белән акча кайтаручы "КПК РОСТ" оешмасына башта 100 мең, аннары 400 мең сум акчасын илтеп бирә. Тик оешма Гөлгенәне генә түгел, бик күпләрне ялганлап, халыкның акчасын да, вәгъдә ителгән...
-
Алма кыйссасы
Алмагачларның шау чәчәк аткан мәле. Әхмәдулла бабай бакча тирәсендә кайнаша. Кайнаша гына шул. Дәрт бар, дәрман юк, диләр бит. Аз гына кыймылдый да, ял итү җаен карый. -Утыр әле яныма, - диде ул, сары чәчәкләрдән такыя үреп, аны башына киеп карап, көязләнеп утырган оныгына. - Мин сиңа үземнең яшь чагымдагы...
-
Аерылырга ашыкмагыз
Тиздән Россиядә гаиләләрне таркату процессын шактый катлауландырырга мөмкиннәр. Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасына шул турыдагы мөрәҗәгать белән чыгарга уйлый. Ул Россиянең гаилә кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тота. Әлеге карарны кабул итү юкка түгел, билгеле. Кызганыч, хәзерге вакытта җәмгыятьтә гаилә таркалуга шактый битараф карыйлар. Яшь гаиләләр бер-берсенә юл куеп, бер-беренең...
-
Банктан 18 миллион сум урланган
Зәй шәһәр суды бер банкның 56 яшьлек касса җитәкчесе 2014 елның маеннан алып 2015 елның мартына кадәр банктан 17 миллион 944 мең сум акча урлавын билгеләгән. Хатын-кыз 1000 сумлык банкноталарны 50 сумлыкларга алмаштырып барган, дип хәбәр итә Прокуратура. Әмма элеккеге банк хезмәткәре үз гаебен танымаган. Урланган акчаның бер өлешен -2,5...
-
Автобуста нигә кеше аз йөри?
Беркөнне автобуста барганда: "Кеше йөрми дип, кайбер авылларга маршрут автобусларын йөртүне туктаталар икән", - дигән сүз колакка чалынды. Әгәр дә шулай булса, бу бер дә әйбәт гамәл булмаячак. Дөрес, хәзер автобусларда моннан 10-15 ел элеккеге белән чагыштырганда халык бермә-бер аз йөри. Әмма йөрми түгел, йөри. Ярар, маршрут автобусын йөртүне туктаттылар,...
-
Кукмара тегүчесе Наталья Фадеева конкурста беренче урынны алган
Казанда республикабызның тегү сәнәгате предприятиеләре арасында тегүче белгечлеге буенча конкурс үткәрелде. Әлеге чарада "Кукмара тегү фабрикасы" җәмгыятенең эксперименталь цехы тегүчесе Наталья Фадеева мактаулы беренче урынны алды. Ул бик яхшы сыйфат белән иң югары нәтиҗә күрсәткән.
-
Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән белән котлады
- 6 ноябрьдә без Татарстан халкының хокукларын һәм бурычларын билгеләгән төп канун -Конституция кабул ителү көнен билгеләп үтәбез. Бу көн тарихка дәүләтчелекне торгызу, республиканың сәяси юлын билгеләү буенча иң зур вакыйга булып кереп калды. Инде егерме өч ел буе үзебез сайлаган кануннарга нигезләнеп яшәвебез белән горурланабыз. Алга таба да шулай...