Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аерылырга ашыкмагыз

Тиздән Россиядә гаиләләрне таркату процессын шактый катлауландырырга мөмкиннәр. Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасына шул турыдагы мөрәҗәгать белән чыгарга уйлый. Ул Россиянең гаилә кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тота. Әлеге карарны кабул итү юкка түгел, билгеле. Кызганыч, хәзерге вакытта җәмгыятьтә гаилә таркалуга шактый битараф карыйлар. Яшь гаиләләр бер-берсенә юл куеп, бер-беренең...

Тиздән Россиядә гаиләләрне таркату процессын шактый катлауландырырга мөмкиннәр. Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасына шул турыдагы мөрәҗәгать белән чыгарга уйлый. Ул Россиянең гаилә кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тота.


Әлеге карарны кабул итү юкка түгел, билгеле. Кызганыч, хәзерге вакытта җәмгыятьтә гаилә таркалуга шактый битараф карыйлар. Яшь гаиләләр бер-берсенә юл куеп, бер-беренең холкын өйрәнеп яшисе урынга тизрәк аерылышырга ашыга. Ә бит гаилә - бәхет, мәхәббәт һәм рәхәт яшәеш кенә түгел. Тормыш булгач, конфликтлы ситуацияләр дә, ызгыш-талашлар да еш була. Шуңа күрә Татарстан аерылышу процессын катлауландырырга кирәк дип саный да инде.

Хәтерләсәгез, әлеге тәкъдимне беренче булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов керткән иде. Бу турыда ул беренче тапкыр Татарстанның үрнәк гаиләләре белән очрашуда әйтте. Соңрак Президент бу проблеманы үзенең Дәүләт Советына еллык юлламасында да күтәреп чыкты.

- Гаилә - кешенең таяну ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул, беренче чиратта, кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә. Гаиләнең төп бурычы -балалар тәрбияләү. Чөнки бала туу аның нигезен ныгыта, ямь өсти. Демографик яктан үсеш күзәтелүгә карамастан, Татарстанда гаиләләрнең 40 проценты таркала. Гаиләләрне саклауның комплекслы чараларын күрергә кирәк, - дип ассызклаган иде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда гаиләләр ешрак таркала

Закон проекты инде әзер. Бүген бу документы Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты утырышында карадылар. Закон проекты белән депутатларны Татарстанның Гражданлык актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева таныштырды. Исегезгә төшерәбез: әлеге закон проекты Дәүләт Советында яклау тапкан очракта мөрәҗәгать буларак Дәүләт Думасына юлланачак.

Бактың исә, Россиядә аерылышу тәртибе башка илләр белән чагыштырганда шактый гади булуы белән аерылып тора икән. Берләшкән милләтләр оешмасы әзерләгән мәгълүматлардан күренгәнчә, Россия аерылышулар буенча дөньяда беренче урынны (!) тота.

- Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге тарафыннан уздырылган тикшеренү нәтиҗәләре халыкның аерылышу процессына шулай ук әллә ни зур игътибар бирмәвен ачыклаган - күпләр өчен бу табигый хәл. Хәзерге вакытта Россиядә гомер итүчеләрнең бары тик 10 проценты гына гаиләне саклап калырга тырышачагы турында әйтә. 90нчы елларда исә бу күрсәткеч күпкә зуррак булган, - дип башлады сүзен Альбина Шәвәлиева.

Татарстанга килгәндә, хәзерге вакытта республикада елына якынча 10 мең гаилә таркала. Мәсәлән, 2014 елда республикада таркалган гаиләләр саны 2013 ел белән чагыштырганда 1500 очракка (!) күбрәк булган. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында арттан дүртенче урынны тота.

- Бу - Татарстан өчен шактый начар күрсәткеч. Нәкъ менә ул безгә әлеге закон проектының ни дәрәҗәдә кирәк һәм әһәмиятле булуын ассызыклый да инде, - дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы җитәкчесе урынбасары Татьяна Ларионова.

Аерылышу авыр булачак

Татарстан тарафыннан эшләнгән закон проекты исә аерылышу системасын катлауландыруны күздә тота. Билгеле булганча, хәзер гаиләне таркату ЗАГС бүлекләрендә генә түгел, судта та шактый җиңел. Шуңа күрә гаиләләр аерылышуга гариза бирергә курыкмый. Чөнки алар бу эшнең үзләре өчен авырлык тудырмаячагына ышана.

- Гаиләне таркатуга гариза бирүчеләрнең күбесе - хатын-кызлар. Нәкъ менә алар уйламыйчарак, кызу-кызмача аерылырга ашыга да инде. Шуңа күрә без аерылышу белән бәйле законнарны карап, аларны катгыйлатырга тәкъдим итәбез, - дип белдерде Альбина Шәвәлиева.

Закон проекты концепциясенә килгәндә, андагы үзгәрешләр чыннан да шактый җитди. Мәсәлән, хәзерге вакытта ир-ат йөкле хатыны белән аерылышу өчен гариза бирү хокукыннан бер елга мәхрүм ителгән. Моның өчен хатын-кызның ризалыгы кирәк. Яңа закон исә бу вакытны бер елдан өч елга кадәр озайтырга тәкъдим итә. Ник дигәндә, бу чорда хатын-кыз үзен матди яктан тәэмин итә алмый һәм ярдәмгә мохтаҗ.

Шулай ук, әгәр семьяны таркату гаиләнең бер генә әгъзасының инициативасы икән, суд бу эшне билгеле бер вакытка кичектерә. Семьяда балигъ булмаган балалар булган очракта әлеге вакыт ярты елга кадәр сузыла (хәзерге вакытта бу вакыт 3 айны тәшкил итә). Шушы вакыт эчендә гаиләгә үзара кушылырга, дуслашырга мөмкинлек бирелә.

Тагын бер яңалык аерылышу процессында бер генә якның катнашуын тыю белән бәйле. Закон проекты аерылышу эшчәнлегендә ике якның да катнашуын мәҗбүри итә. Бу - судка гаилә таркалу сәбәпләрен яхшырак аңларга, ике якны да тыңлап, тиешле карар кабул итәргә ярдәм итәчәк.

Күз буяу өчен генә булмасын...

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, хәзерге вакытта Татарстанда аерылышучыларның күбесе - яшь гаиләләр. Аларның күбесенең гаилә тормышы 5 ел да дәвам итмәгән хәтта. Аерылышуларның 36 процентын нәкъ менә әлеге гаиләләр тәшкил итә дә инде. Шуңа күрә закон проекты андый семьяларның аерылышу процессын бер айдан өч айга кадәр озайтырга тәкъдим итә.

Татьяна Ларионова сүзләренә караганда, аерылышу процессы вакытларын озайту күз буяу өчен генә булырга тиеш түгел. Әлеге чорда гаиләләр белән белгечләр, психологлар эшләргә бурычлы.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары белән ЗАГС җитәкчесе дә килеште.

- Чыннан да, әлеге гаиләләр белән эшләү, аларга ярдәм итү сорала. Кызганыч, ЗАГС бүлекләрендә андый белгечләр юк әлегә. Шулай да, без социаль ярдәм бүлекләре белән эшлибез. Тиздән бу өлкәдә җитди эшчәнлек башланып китәчәк, - дип ышандырды Альбина Шәвәлиева.

http://intertat.ru


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk