Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Автобуста нигә кеше аз йөри?

Беркөнне автобуста барганда: "Кеше йөрми дип, кайбер авылларга маршрут автобусларын йөртүне туктаталар икән", - дигән сүз колакка чалынды. Әгәр дә шулай булса, бу бер дә әйбәт гамәл булмаячак. Дөрес, хәзер автобусларда моннан 10-15 ел элеккеге белән чагыштырганда халык бермә-бер аз йөри. Әмма йөрми түгел, йөри. Ярар, маршрут автобусын йөртүне туктаттылар,...

Беркөнне автобуста барганда: "Кеше йөрми дип, кайбер авылларга маршрут автобусларын йөртүне туктаталар икән", - дигән сүз колакка чалынды. Әгәр дә шулай булса, бу бер дә әйбәт гамәл булмаячак. Дөрес, хәзер автобусларда моннан 10-15 ел элеккеге белән чагыштырганда халык бермә-бер аз йөри. Әмма йөрми түгел, йөри. Ярар, маршрут автобусын йөртүне туктаттылар, ди. Ул автобус кайчан да булса кабат йөри башлармы? Әле минем беркайда да бер ябылган маршрутның кабат ачылганын ишеткәнем юк.

Кеше йөрмәүнең сәбәбен халыкта җиңел машиналар күбәю белән аңлаталар. Янәсе, кеше үз теләгән вакытта өеннән чыгып китә, эше беткәч кайтып керә. Монда азмы-күпме хаклык бар. Әмма пассажирларның аз булуы җиңел машиналар саны артуга гына бәйләнмәгән. Моңа шактый дәрәҗәдә автобуслар хәрәкәте расписаниесен халык ихтыяҗларын исәпкә алмыйча төзү дә сәбәп булып тора. Кукмарадагы транспорт предприятиесе җитәкчеләренең кичке сәгать бишләр тирәсендә район эчке эшләр бүлеге, үзәк дәваханә, Туештагы автобус тукталышлары тирәсендәге халыкны күргәне бармы икән? Аларда сәгать 5тә эшен төгәлләгән дистәләгән кеше авылларга кайтырга транспорт көтеп тора. Автобус юк, алар инде сәгать бишенче яртыда ук китеп беткән, барысы да юлаучы машиналарга кул күтәрәләр. Алар да көн саен бушка алып кайтмый, шул ук автобус бәясен булса да биреп, рәхмәтеңне әйтә-әйтә төшеп каласың. Кайвакытта юлаучы машина көтә-көтә маршрут автобусы кире Кукмарага кайтып җиткән чаклар да була, диләр юлаучылар. Шул автобусларны тимер юл вокзалыннан (автовокзалдан дип язарга кул кычытып тора, әмма автовокзал булмагач нишлисең) ярты сәгать соң җибәрү өчен Мәскәүнең рөхсәте кирәк түгелдер бит инде. Сәгать 5тә китсәләр, Казан, Сосновка ягыннан килүче электричка пассажирлары да автобусларга җитешер иде. Югыйсә, "Казаннан электричка килә" дип әйтүгә, автобус кузгалып китеп бара.

Иртәнге автобуслар белән дә шул ук хәл. Мин үзем Кукмарага, гадәттә, иртәнге автобус белән йөрим, чөнки "проездной" билетым бар. Яртылаш та кешесе булмаган автобуска Нормабашта мин яки тагын берәр кеше утыра, Байлангарда 2-3 кеше өстәлә. Әле ярый Сазтамак балалары Кукмарага укырга йөри. Бу вакытта әле иртәнге сәгать 7 тулмаган була. Шул ук Байлангарда автобус тукталышы турыннан иртәнге сигезенче яртыларда узсаң, 10-15 кешенең юлаучы машинага кул күтәреп торуын күрәсең. Алар иртәнге автобуска бик чыгарлар иде дә, җитешеп булмый. Малын карарга, сыерын саварга, сөтен урнаштырырга кирәк. Әле балаларны да мәктәпкә әзерлисе бар.

Олыяз, Балыклы, Казаклар, Янил, Тарлау, Ядегәр халкына бу эшләрдән соң автобуска җитешү бөтенләй мөмкин түгел, төн буе йокламасаң гына инде. Шул ук Янил аграр колледжында элек 350 бала укыса, хәзер 500 бала һөнәр ала. Аларның да байтагы Кукмарадан яки юл өстендәге авыллардан. Тулай торак булса да, күбесе кайтып йөри. Бу балаларның да иртәнге автобуска бик сирәге генә чыга, күбесе юлаучы машинага кала. Кемнең татлы йокысын калдырып, иртәге 4-5нче яртыдан торып юлга чыгасы килсен.

Элек "Әбиләр, бабайлар бүлнискә чират алырга соңга калабыз дип әйтәләр", - дип, автобусларны иртә йөртәләр иде. Хәзер бүлнистә дә сине зарыгып көтеп тормыйлар-башта электрон чиратка язылырга кирәк.

Кукмарада тагын кайсы кибет, оешма иртәнге сәгать 7дән эшли башлый - юкандый оешма. Ә авыл агае, апасы иртүк Кукмарага килеп, оешмалар ишекләрен ачканчы базарда сатучыларның киштәгә товар тезгәннәрен карап йөрергә мәҗбүр. Әле ярый җәй көне булса...

Кыскасы, без- юлаучыларның тәкъдиме бер: автобуслар иртән һәм кичен һич югы ярты сәгать соңрак йөри торган булса, бу күпләр өчен отышлырак булачак.

Рәшит МИНЛЕГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X