Аерылганны - аю, бүленгәнне бүре
Ашар дигән безнең әбиләр.
Бердәм булып, тату яшик, дуслар,
Ашамасын безне "бүреләр".
Бердәм булыйк, дуслар, кайгыларда,
Шатлыкларда бергә кайнашыйк.
Нинди генә хәлдә калсак та без,
Дуслар булып калыйк, аңлашыйк.
Төрле милләт халкы булсак та без
Илебезгә телик тынычлык.
Тормышыбыз рәхәт, өстәлләр мул,
Яшик, дуслар, күрми...