Сугыш чоры балалары хөрмәтенә
Октябрь - минем туган аем. Егерме өчендә, Ходай кушса, 77не тутырам. Һәр яшәгән көнемә Ходайга рәхмәтлемен. Һәм дә табиб, шәфкать туташларына, туган-тумачаларга, яшьтәшләремә, хезмәттәшләремә, дус-ишләремә. Ни кызганыч, 38дә туганнарның, яшьтәш-сабакташларның күбесе арабызда юк иде инде. Октябрь - минем өчен куанычлы, моңсу, борчулы хәтирәләр ае, еш кына...