Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 15 октябрь 2015 яңалыклары

    • 15 октябрь 2015 - 13:21
      Түтәлдә наркотиклы үсемлек табылган
      Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы бүлеге хезмәткәрләре, шәхси хуҗалык җирләрен тикшереп йөргәндә, бер участокта яшелчәләр белән беррәттән, составында наркотик матдәләр булган берничә дистә үсемлек үстерелүен ачыкладылар. Үсемлекләр җыелып алынып, экспертизага җибәрелгәч, кипкән массада наркотик матдәләрнең күләме 100 грамм тәшкил итүе ачыкланды. Бу факт буенча участокның хуҗасы, 56 яшьлек хатын-кызга...
      893
      0
      0
    • 15 октябрь 2015 - 12:19
      Шимбә көнне шахмат-шашка ярышы була
      Шимбә көнне 9.00 сәгатьтә "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасында шахмат һәм шашка буенча район ярышы үткәрелә. Равил Нигъматҗанов, инвалидлар җәмгыяте рәисе фото http://www.belokurikha-smi.ru/_pu/13/52703576.jpg
      613
      0
      0
    • 15 октябрь 2015 - 11:54
      Балыкчыны көрәк белән кыйнап үтергәннәр дә, машинасында яндырганнар
      38 яшьлек Сергей Елесин 10 октябрьдә югалган иде. Социаль челтәрләрдә аны эзләү турында мәгълүмат тиз таралды. Лаеш районында булган юл һәлакәтен күрүчеләрне эзләделәр. Бүген Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы балыкчыны үтерүдә шикләнелүче абыйлы-энеле ике ир-атны кулга алу турында хәбәр итте. Тикшерүчеләр фикеренчә, 10 октябрьдә Chevrolet Niva машинасында чыгып киткән...
      555
      0
      0
    • 15 октябрь 2015 - 10:57
      Сессия үткәрелде
      Бүген өченче чакырылыш Кукмара район Советының икенче сессиясе булды. Көн тәртибендә район Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү, район Советының даими комиссияләре, аларның составлары, район бюджетының тугыз айда үтәлеше, район Советының 19.12.2014 елгы 62 санлы "Кукмара муниципаль районының 2015 елга һәм планлы 2016 һәм 2017 елларга бюджеты турында"гы карарына үзгәрешләр кертү, районда...
      0
      0
      0
    • 15 октябрь 2015 - 10:40
      БАЙЛАНГАР КҮГЕНДӘ ЙОЛДЫЗ ДА ЯКТЫРАК
      Моннан сигез ел элек булса кирәк, октябрь аеның нәкъ унбишендә, язучы Мәгъсүм абый Насыйбуллинның өенә аны туган көне белән котларга барган идем. Шунда, чәй янында, матур итеп әңгәмә корып утырганда, ул җыр әйтте (әйе, җырламады, нәкъ менә әйтте): Ал кисәргә, гөл кисәргә, Үтмәс кайчыларыбыз. Киләсе ел бу вакытта Булмас кайсыларыбыз....
      479
      0
      0
    • 15 октябрь 2015 - 10:18
      Газ миче сүнде, ә газ хезмәткәре чакырып та килмәде
      Күпкатлы йортлардагы фатирларның күбесенә ике контурлы мичләр урнаштырылган. Сүз дә юк, бик уңай: үзеңә кирәк булганда кабызасың, фатирың эсселәнеп китсә, мичеңне сүндерәсең. Җыды суы да бар. Ләкин ул мич кайчакта көйсезләнеп китәргә дә мөмкин. Безнең фатирдагысы да шулай булды: шимбә көнне кичке якта кинәт сүнде дә, берничек тә яңадан кабыза...
      504
      0
      0
    • 15 октябрь 2015 - 07:54
      Дәваханә регистратурасында ачык йөз күрсәтсеннәр иде
      Аллага шөкер, дип әйтимме, күптән инде балалар поликлиникасына барганыбыз юк иде. Балалар бакчасына йөрер вакыт җиткәч, анализлар тапшырып, белешмә алырга дип, балалар табибына күренергә бардык. Регистратурада яшь кенә кыз иде, әзер анализларны каян алырга кирәклеген сорадым. Ул: "Бар булганы шушында", - дип дорфа гына җавап бирде, дә китеп барды. Инде...
      473
      0
      0
    • 15 октябрь 2015 - 07:20
      Безнең урамны да онытмасыннар иде
      Байлангар авылындагы Фәхретдин Заһидуллин урамында яшибез. Безне авылдагы урам юлларына игътибар булмау борчый. Ел саен юлларны карыйбыз, дип акча җыялар. Яз, көз айларында урамыбызда йөреп булмый. Хәзерге заманда күп урында асфальт җәелгән инде, ә безнең урамга хәтта таш та салынмаган. Яңгыр яугач зират тирәсеннән үтәрлек түгел. Берәр хәвеф-хәтәр булса, ашыгыч...
      774
      0
      0
    • 15 октябрь 2015 - 06:12
      Наил Рәхимуллинның җырлары күңелгә үтеп керә
      Олы хөрмәткә ия булган Наил Рәхимуллинга шушы көннәрдә 80 яшь тулды. Чиктән тыш сабыр, һәркемгә игътибарлы, үзвакытында ярдәм кулын сузучан Наил тыйнак кына юбилеен уздырып җибәрде. Аны район халкы үзешчән сәнгать эшлеклесе - яхшы җырчы буларак белә, хөрмәт итә. Ул әле хәзер дә ветераннар оешмаларында, социаль ярдәм күрсәтүче "Тылсым" үзәгендә...
      459
      0
      0
    Реклама