Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түтәлдә наркотиклы үсемлек табылган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы бүлеге хезмәткәрләре, шәхси хуҗалык җирләрен тикшереп йөргәндә, бер участокта яшелчәләр белән беррәттән, составында наркотик матдәләр булган берничә дистә үсемлек үстерелүен ачыкладылар. Үсемлекләр җыелып алынып, экспертизага җибәрелгәч, кипкән массада наркотик матдәләрнең күләме 100 грамм тәшкил итүе ачыкланды. Бу факт буенча участокның хуҗасы, 56 яшьлек хатын-кызга...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы бүлеге хезмәткәрләре, шәхси хуҗалык җирләрен тикшереп йөргәндә, бер участокта яшелчәләр белән беррәттән, составында наркотик матдәләр булган берничә дистә үсемлек үстерелүен ачыкладылар. Үсемлекләр җыелып алынып, экспертизага җибәрелгәч, кипкән массада наркотик матдәләрнең күләме 100 грамм тәшкил итүе ачыкланды. Бу факт буенча участокның хуҗасы, 56 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше ачылды.
Наркотик матдәләр белән бәйле очраклар: аларны кулланучылар, саклаучылар яки сатучылар, гомумән, наркотикларның законсыз әйләнеше турында ни дә булса беләсез икән, прокуратурага - 2-85-22 яки полициягә 02 телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Район прокуратурасы

фото http://www.fullhdoboi.ru/_ph/2/2/560050817.jpg?1442668529

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk