Көзләр ишек кага, ә күңелем
Йөри әле һаман язларда.
Гашыйк булып йөрим дөньяларга
Мин омтылып сөю-назларга.
Яшәү үзе бәхет минем өчен,
Сөенәм мин яңгыр, карына.
Көзләрдә дә язлар кебек ямьле
Сүзең сөйләр кешең барында.
Бирешергә әле һич исәп юк,
Җегәр дә бар шактый беләктә.
Чибәр кызлар күрсәм, чынлап менә,
Дөп-дөп...