Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Динә Гарипова Мәскәүдә үзенең никах күлмәген киеп чыгыш ясаган (+Фото)

Динә Гарипова Мәскәүнең ябык кичәләренең берсендә узенең никах күлмәген киеп чыгыш ясаган, дип яза "Комсомольская правда». 23 сентябрь көнне Динә Гарипова Мәскәүнең яңа Мәчете ачылу тантанасында катнашкан. Әлеге чара ябык форматта оештырылуы да искәртелә. Шушы көннәрдә җырчының пресс-атташесы Елена Белышева интернет битләренә әлеге кичәдән булган фотографияләрен чыгарган. Фотодан күренгәнчә, якташыбыз...

Динә Гарипова Мәскәүнең ябык кичәләренең берсендә узенең никах күлмәген киеп чыгыш ясаган, дип яза "Комсомольская правда».

23 сентябрь көнне Динә Гарипова Мәскәүнең яңа Мәчете ачылу тантанасында катнашкан. Әлеге чара ябык форматта оештырылуы да искәртелә.

Шушы көннәрдә җырчының пресс-атташесы Елена Белышева интернет битләренә әлеге кичәдән булган фотографияләрен чыгарган.

Фотодан күренгәнчә, якташыбыз сәхнәдә үзенең никах күлмәген киеп җырлый. Моның шулай икәнлеген һәм никахка дип тектерелгән күлмәкнең Динә өчен сәхнә киеме булып файдаланылуын Елена Белышева да раслый.

Бәйрәм кичәсендә исә Динә «Ышанам» дип аталучы татар җырын башкарган.

http://tuylar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk