29 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Бурычлары аркасында трассада машинасыннан колак каккан
Казанда яшәүче хатын-кыз кредит бурычларын түлмәгән өчен автомобильсез калган. Әлеге хатын-кызның бер банкка 250 мең сум бурычы җыелган була. Әлеге бурычын кайтарасы урында, ул суд приставларыннан качып йөргән. Шуның аркасында аның автомобиле эзләүгә бирелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре Daewoo Nexia машинасында җилдерүче бурычлыны М-7 трассасында, Щербаковка авылы тирәсендә, эләктереп ала. Автомобильнең эзләүдә...
-
Яңгырлар башлана, юеш кар яву ихтимал
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикадан җылы көннәрнең чигенүен җиткерде. Шулай итеп, Татарстанда соңгы көннәрдә күзәтелгән чамадан тыш җылы көннәрне салкынча һава торышы алмаштырачак. Иртәгә, 30 сентябрьдә, атмосфера йогынтысы тәэсирендә салкынча һәм яңгырлы һава торышы хакимлеген күзәтәчәкбез. Татарстан буенча уртача һава температурасы 12-17 градус җылы булачак. 1-4 октябрь...
-
Кайтыр юлларыгыз, өзелмәсен! (шигырь)
Авылымның яшьлек мизгелләрен Булмас микән кире кайтарып??! Рәт-рәт тора иде өйләр тезелеп, Яши иде анда күпме халык. Һәр йорт саен дүрт-биш бала-чага, Чыр-чу килә идек сөенеп. Апа-абый кич чыгалар иде, Матур киемнәрен киенеп. Капка төбендәге бүрәнәдә, Тынмый иде яшьләр тавышы. Тәмле йокы тели иде кебек "Матай"ларның төнге агышы. Рәхәтләнеп бәкәй...
-
Ятмас Дусайда өмә узачак
4 октябрьдә Ятмас Дусай авылында зират чистарту буенча өмә үткәрелә. Якташларны, авылдашларны өмәдә көтеп калабыз. Ятмас Дусай авыл җирлеге башлыгы. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
Полиция Казанда 10 яшьлек кызга һөҗүм иткән җинаятьче-маньякны эзли
Татарстан тикшерү органнары тарафыннан 14 яше тулмаган кешегә карата җенси характердагы көчләү гамәлләр куллану факты буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү фаразлары буенча, әлеге җинаять 25 сентябрьдә Казанның Идел буе районындагы бер йортның 15 нче һәм 16 нчы кат араларында кылына. Явыз ниятле ир-ат 10 яшьлек кыз балага карата җенси характердагы...
-
63 миллион сум акча урлаган инкассатор улын беренче тапкыр суд залында күрде
Аның хатыны суд утырышына улының берничә фоторәсемен алып килгән. Яшел Үзәндә 26 яшьлек элеккеге инкассатор Игорь Богаченко эше буенча суд тыңлаулары башлады. Исегездә булса, Игорь Богаченко 2015 елның гыйнварында банкның 63 миллион сум акчасын урлап качкан иде. Гаепләнүчеләрне судта якларга туганнары да килгән. Игорь Богаченконың хатыны үзе белән улының берничә...
-
Кукмарада 1, 2 октябрьдә өлкәннәргә мунчада юыну өчен ташлама ясалачак
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, 1,2 октябрьдә пенсионерларга мунчада гомуми залда юуынуга 50 процент ташлама ясалачак (пенсия таныклыгы нигезендә)