29 июль 2015 яңалыклары
-
Кукмарада иртәгедән һава температурасы кими башлый
Салкынча көннәр тәмам туйдырган иде, җәмәгать. Июль ае гомер-гомергә эссе була иде бит. Быел ул сентябрь азакларын хәтерләтте. Шунысы гаҗәп: инде һава торышы яхшырып, берничә көн эссе торганнан соң да кайберәүләр зарлана башлады. Янәсе, кайчан бетәр инде бу эсселәр. Ярамассың бу адәм баласына! Синоптикларның хәбәр итүенә караганда, иртәгедән температура кими...
-
Кәбестәм корый, нишләтим?
Быел әйбәт кенә үсеп киткән кәбестәләремнең инде берничәсе тиктомалдан корып беттеләр. (Берсен рәсемгә дә төшереп алдым). Йолкып карагач, нинди дә булса корткыч күренмәде, тамырлары гына төптән кибеп беткән. Бәрәңгенең "җелеге"н суыра торган нематода авыруы кәбестәләргә дә күчкәнме икән әллә? Кәбестәләрне ничек саклап калырга? Берәр киңәш бирүче булмасмы?
-
Район прокуратурасы хезмәткәрләре авылларга барып халыкны кабул итәчәк
Агымдагы елның икенче яртыеллыгында район прокуратурасы оператив хезмәткәрләренең гражданнарны урыннарга барып кабул итү көннәре (кабул итү 15.00-17.00 сәгатьләрдә) Лельвиж - район прокуроры М.Нәҗипов, 4 сентябрь; Лубян - прокурор урынбасары В.Кәримов, 11 сентябрь; Мәмәшир - прокурор урынбасары Н.Миначев, 18 сентябрь; Манзарас - район прокуроры М.Нәҗипов, 25 сентябрь; Түбән Өскебаш - прокурор...
-
Район җитәкчелеге Зур Сәрдек җирлеге халкы белән очрашты (+Фото)
Район җитәкчелегенең халык белән очрашулары дәвам итә. Сишәмбе көнне аның чираттагысы Зур Сәрдек авыл җирлегендә оештырылды. Әлеге чарада 2015 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалып, киләчәккә яңа планнар, бурычлар турында сөйләшенде. Әмма әле урам утларының начар януы, юлсызлык, шәхси хуҗалыклардан чүп җыю, пай җирләре өчен түләүләр халыкны борчыган төп...
-
Халык дәвалаучысына бару үлемгә китергән
Әлеге хәл 2014 елның 19 ноябрендә булган. Кан алдыру беркатлы ир-атның үлеменә китергән. Татарстанда яшәүче 33 яшьлек ир-ат Оренбургта гомер итүче 56 яшьтәге халык дәвачысына барган. Медицина белеме, андый эшчәнлек алып барарга лицензиясе дә булмаган әлеге "дәвалаучы" ир-аттан кан алдырырга булган. Әлеге сеанстан соң клиентта кан укмашу башлана, күптөрле яралар...
-
Халык мәнфәгатьләрен яклап (район прокуроры Минемулла Нәҗипов белән әңгәмә)
Тормыш шулай корылган инде: һәр кеше, һәр оешма билгеле бер чор эчендә башкарган эшләренә йомгак ясый, бәя бирә, алда торган бурычларны билгели. Район прокуратурасының эшчәнлегенә килгәндә, агымдагы елның беренче яртыеллыгында планлы һәм планнан тыш тикшерүләр вакытында законнарны бозуның 877 очрагы, шул исәптән законсыз 70 хокукый акт ачыкланган. Бу нисбәттән 70...
-
Районыбыз хуҗалыкларында игеннәрне урып-җыю оешкан төстә бара
Бу җәйдә июнь ае күктән болыт күзләп үтеп китте. "Быел да корылык кабатлана икән," - дип хафалансак, республиканың көньяк районнарында тагын да күбрәк зыян күргәннәр: май-июнь айларында бөтенләй явым-төшемнәр булмаган диярлек. Алар белән чагыштырганда бездә уңыш яхшырак булыр дип көтелә. Вахитов исемендәге хуҗалыкта, әнә, һәр гектардан 40 центнер тирәсе бөртек...
-
Кукмараның 18 полиция хезмәткәре Казанда тәртип саклый
Казан шәһәрендә үтә торган спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында безнең районның эчке эшләр бүлегеннән дә 18 хезмәткәр тәртип саклый. Алар Казанда 18 августка кадәр булачаклар. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
Район җитәкчесе Сергей Димитриев “Әсәнбаш”, “Кукмара” агрофирмалары базаларында игеннәрне урып-җыюның барышы белән танышты (+Фото)
Район хуҗалыкларында игеннәрне урып-җыю бара. Аның барышы белән танышу максатыннан, район җитәкчесе Сергей Димитриев "Әсәнбаш", "Кукмара" агрофирмалары базаларында булып кайтты. "Әсәнбаш"та бөртеклеләр 6832 гектар мәйдан били. "Алга" бүлекчәсендә 438 гектарда арыш уңышы җыелган. 7 комбайн "Виль Кужым" бүлекчәсендә арыш суктыра. Һәр гектардан уртача 25,5 центнер ашлык җыела. Комбайннар артыннан салам...